Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Кеше мәнфәгатен кайгырту – нефтьчеләргә хас сыйфат

Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының еллык йомгаклау конференциясе узды. Анда 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның төп бурычлары билгеләнде. Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының скважиналар ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Рифкать Рахманов, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм сервис...

Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының еллык йомгаклау конференциясе узды. Анда 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның төп бурычлары билгеләнде.


Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының скважиналар ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Рифкать Рахманов, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм сервис компанияләре вәкилләре катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов 2012 елның предприятие өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. 3 млн. 225 мең тонна нефть чыгарылып, идарә коллективы барлык җитештерү күрсәткечләрен үтәүгә ирешкән.
-Нефть табу күләменең ел саен арта баруы, скважиналар фондының «картаюы», безгә скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты ясау, катламнардагы нефть бирүчәнлекне арттыру һәм алардагы басымны саклау мәсьәләләрендә технологияләрне җентекләп сайлауны таләп итә, - диде идарә начальнигы.
Скважиналарны бораулауга килгәндә, соңгы елларда эксплуатацион скважиналарны төзүдә чыгымнарны киметү юнәлешендә алга китү күзәтелә. Моңа кече диаметрдагы алымны кулланып бораулау нәтиҗәсендә ирешелгән.
Берничә ел элек идарәнең киләчәге дип саналган, хәзер инде бүгенгесе дип әйтелүче 301-303 нче нефть ятмаларын үзләштерү җиңел генә бирелми нефтьчеләргә. 2012 елда яңа технологияләр куллану әлеге ятмаларны суландыру темпын тотрыклы итәргә ярдәм иткән.
Ел саен электр энергиясенә бәяләр артып тора. Әмма үз вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә нефть табу үзкыйммәтенең составындагы электр энергиясенә тотылган чыгым 10 процент дәрәҗәсендә саклана килә. Бу -уңай күрсәткеч.
Тирә-як мохитне саклау, җитештерү процессын автоматлаштыру, яңа җайланмалар, рационализаторлык тәкъдимнәрен кертү буенча актив эш алып барыла. Әлеге юнәлеш буенча идарә хезмәткәрләренең республика, Россия һәм Халыкара күргәзмәләрдә катнашып, уңышларга ирешүләре күп нәрсә турында сөйли. Мәскәүдә үткән "Архимед-2012" XV Халыкара уйлап табучылар һәм инновацион идеяләр салонында "Лениногорскнефть" эшләнмәләре медаль һәм диплом, "Татарстанның иң яхшы 50 инновацион фикере" бәйгесендә катнашып, диплом һәм исемле премия иясе, нефть тармагындагы иң югары бүләкләрнең берсе - академик Губкин исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булалар. Болар, һичшиксез, максатчан рәвештә кадрлар әзерләү һәм аларны укыту, шулай ук заманча карашлы, белемле яшь белгечләрне җитештерү өлкәсенә җәлеп итү нәтиҗәсе.
Шунысын да әйтергә кирәк, яшь белгечләр биредә идарә коллективының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Алар арасында Лениногорск нефть техникумы шәкертләре дә шактый. Әлеге уку йорты даими рәвештә нефтьчеләрнең кайгыртучанлыгын тоя. Аны төзекләндерүдә соңгы елларда дистәләрчә миллион акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта да биредә ремонт ясау эшләре бара.
Идарә начальнигы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда хезмәт шартларын яхшырту, торак белән тәэмин итү, хезмәткәрләрнең һәм балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм ял итү урыннарын булдыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. "Татнефть" җәмгыяте шәһәребез урамнарындагы, урман паркы зонасындагы төзекләндерү, юлларга асфальт түшәү эшләрендә саллы гына өлеш кертте. Сарабиккол һәм Федотовка авылларында юл салынды, Спиридоновка авылындагы чиркәүгә капиталь ремонт уздырылды, Зеленая Роща авылы мәчете ремонтланды.
2013 ел аеруча истәлекле булачак. Чөнки быел Татарстан нефтен үзләштерә башлауга 70 ел тула. Бу уңайдан, "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән бездә шактый яңа объектлар калкып чыгачак, булганнары ремонтланачак. Иске Шөгер Мәдәният йортын ремонтлау, Карабашта аквапарк төзү планга кертелгән чараларның берничәсе генә.
Күптән түгел компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның бездә төзелүче һәм төзеләчәк, ремонтланачак объектларны килеп каравы, аның безнең район һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше турында кайгыртуын тагын бер кат раслый. Рафаил Нурмөхәммәтов даими рәвештә ярдәм күрсәткәннәре өчен "Лениногорскнефть" идарәсе коллективы исеменнән рәхмәт сүзләрен "Татнефть" җитәкчелеге, шәхсән Шәфәгать Фәхразовичка белдерде.
Хәзерге вакытта 7 нче микрорайонда балалар бакчасы, 10 нчы мәктәп янәшәсендә ике теннис кортыннан торачак спорткомплекс төзелә. Президент Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов белән берлектә 2 нче мәктәпне төзү турында карар кабул иткән. Тиздән искесе урынында яңа мәктәп төзелеше башланып китәчәк.
Шулай ук гинекология бүлеген һәм бала тудыру йортын ремонтлауда да "Татнефть" җәмгыяте саллы өлеш кертәчәк, дип көтелә.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов район һәм шәһәрдәге барлык эшләрдә дә нефтьчеләрнең актив катнашуын ассызыклап, «Татнефть» җәмгыяте коллективына, генераль директоры Шәфәгать Фәхразовичка рәхмәте зур булуын әйтте.
Рифкать Рахманов кыскача гына җәмгыять эшчәнлеге хисабы белән таныштырып, "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Коллектив килешүенең үтәлеше белән идарәнең профсоюз комитеты рәисе Миншакир Нуриев таныштырды.
Берләшмәнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин "Татнефть" тарафыннан хезмәт шартларын яхшырту өлкәсендә нинди эшләр алып барылуына тукталды. Шулай ук, залда утыручы конференция делегатларның язмача сорауларына да җавап бирде. Аларның күпчелеге хезмәткәрләрне сәламәтләндерү, балаларының ялын оештыру мәсьәләләренә кагылышлы иде. Шулай ук ул Татнефть» күләмендә үткәрелгән конкурста «Лениногорскнефть» идарәсе янә «Иң яхшы Яңа ел чыршысы» дигән исемгә лаек булуып әйтеп, Рафаил Нурмөхәммәтовка Диплом тапшырды.
Конференциягә нефтьчеләргә рәхмәтен белдерү өчен 2 нче мәктәп директоры Ольга Платонова да килгән иде. Ул мәктәп төзеләчәген ишеткәч шатланганын, барлык укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар һәм шәхсән үз исеменнән мәктәп төзелешендә катнашачак барлык нефтьчеләргә һәм аеруча "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Фәхразовичка олы рәхмәтен әйтте.
Баш табиб урынбасары Елена Шәрифуллина дәвалау учреждениеләре нефтьчеләрнең ярдәмен даими рәвештә тоюларын ассызыклап, бала тудыру йорты һәм гинекология бүлеге ремонтланса, районның барлык хатын-кызлары өчен зур бүләк булачагын әйтеп, зур рәхмәт белдерде.
Конференция эшенә йомгак ясап, Рафаил Сәетович Татарстан нефтен үзләштерә башлауга 70 ел тулу уңаеннан нефть чыгару башында торучылар белән эшләү бурычы торуын, аларның берсе дә игътибар уңыннан читтә калырга калырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Тулаем алганда, ел вакыйгаларга бай булачак. Төзелеш, төзекләндерү, сәламәтлекне ныгыту, спортны үстерү һәм башка мөһим юнәлешләр буенча программалар төзелгән. Аларны гамәлгә ашыру өчен нефть чыгару темпын саклап калу да мөһим. Идарә начальнигы билгеләп үткәнчә, "Татнефть" ярдәме белән Лениногорск нефтьчеләре алга куелган бурычларны, планнарны үтәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X