Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Дуслык нинди була?

Хәзерге компьютер, техника чоры балалары белән татар телендә аңлашу бик кыен. Шуңа карамастан, III сыйныф укучылары белән тырышып-тырмашып хикәяләр язабыз.Әле күптән түгел генә "Чын дуслык нинди була?" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Укучылар бик тырышып әзерләнгән. Бер- икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. " Кыңгырау"сәхифәсендә бастырып чыгарырсыз дип өметләнәбез. Минем дустым Чын...

Хәзерге компьютер, техника чоры балалары белән татар телендә аңлашу бик кыен. Шуңа карамастан, III сыйныф укучылары белән тырышып-тырмашып хикәяләр язабыз.Әле күптән түгел генә "Чын дуслык нинди була?" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Укучылар бик тырышып әзерләнгән. Бер- икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. " Кыңгырау"сәхифәсендә бастырып чыгарырсыз дип өметләнәбез.


Минем дустым

Чын дустың булу - үзе зур байлык инде ул. Чын дус дип үзенең эшләре белән исбатлаган кешене генә әйтеп була.
Минем дә ике дустым бар: сыйныфташларым Сабина һәм Регина. Сабина белән безнең дуслык бик гади башланды. Ә Регина белән без балалар бакчасыннан ук таныш. Ул дуслык турында сөйләп йөрми ,бары тик һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Без өчебез дә I «А» сыйныфына укырга килдек. Без бер-беребезгә укуда да, авыр чакларда да ярдәм итешәбез .
Диләрә Шаговәлиева
Гел бергә
Минем иң якын дустым Диләрә. Без аның белән балалар бакчасыннан бирле бергә. Бакчада да да гел бергә уйнап, җырлап, төрле уеннар уйнап үсеп, хәзер мәктәптә дә бер сыйныфта укыйбыз. Диләрә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Бик матур яза һәм гел бишле билгеләренә генә укый, төрле түгәрәкләргә йөри, ярышларда катнаша. Мин Диләрәгә киләчәктә укуында зур уңышлар һәм сәламәтлек телим. Киләчәктә дә якын дуслар булып калырга язсын.
Регина Зияншина
Иң якыны
Мәктәптә дусларым күп минем. Ә иң якыны - Рәмилә. Ул матур озын кара чәчле, чем кара күзле, бик ягымлы кыз.Без аның белән I сыйныфтан бирле дус. Ул гел шат күңелле, елмаеп кына йөри. Аны күргәч минем дә күңелем күтәрелә. Без кайчакта мәктәптән бергә кайтабыз.Урамда уйныйбыз. Аның белән ялгыш кына ачуланышсак та, бик тиз дуслашабыз. Мин шундый дустым булганга бик шат.
Айсылу Авзалова
Диләрә
Минем якын дустым бар. Аның исеме Диләрә. Ул бик акыллы, эшчән кыз. Диләрәнең укуы да яхшы. Без аның белән мәктәптән өйгә кайтабыз. Җәй көне роликта бергә йөрибез, ә кышын чанада шуабыз, кардан өй ясыйбыз. Миңа ярдәм кирәксә, Диләрә гел булыша. Ул яхшы һәм әйбәт дус.
Алинә Мостафина
Кыш
Агачлар һәм дә кырлар,
Урманнар һәм болыннар
Ак карга күмелделәр,
"Кышка кердек", - диделәр.
Шулай ап-ак кыш җитте,
Балалар тауга китте.
Чана-чаңгы шуарга,
Карда тәгәрәп уйнарга.
Гөлфия Ялалетдинова,
Урмышлы мәктәбе укучысы
Туган авылым
Сарабиккол - минем туган авылым. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан. Моннан бик күп еллар элек шушы урынга Сара әби белән Биккол бабай килеп яши башлаган. Шуннан чыгып безнең авылга Сарабиккол исеме бирелгән. Икенче төрле аны Әби авылы дип тә йөртәләр.
Безнең авыл урманнар, таулар белән уратып алынган. Аны икегә бүлеп, мул сулы Шушма елгасы ага. Авылым аша асфальт юл үтә, һәр йортына газ кергән. Авылда мәктәп, Мәдәният йорты, дүрт кибет, китапханә, балалар бакчасы бар.
Туган авылым чишмәләргә бай: Салкын чишмә, Бабай чишмәсе, Күкертле чишмә... Алар халкымны су белән тәэмин итә. Ә авылда хезмәт сөючән, эшкә батыр халык яши. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Элеккечә әйтсәк, колхоз яши әле авылда, аны бетермәүдә Равил Фәйрузовның өлеше әйтеп бетермәслек. Ул, Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, авылны яшәтүгә зур тырышлыгын куя. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле.
Чулпан Әхмәтова,
Сарабиккол мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иќат

2
X