Заман сулышы

14 февраль 2013 яңалыклары

  • 14 февраль 2013 - 12:36
    Сертификат кулда, өй төзелә
    Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы буенча чиратта торучы 30 ветеранга фатир алу өчен сертификат тапшырылды. - "Ветераннарга - торак" федераль программасы дәвам итә. Фатир ачкычлары сезгә соңрак, йорт төзелгәч тапшырылачак. Ә бүген шул программа нигезендә торак алу өчен рәсми субсидия кәгазьләрен, ягъни сертификатларны тапшырабыз. Сезне көтеп алынган шатлыгыгыз белән...
  • 14 февраль 2013 - 12:32
    Лениногорскида авыл үзешчәннәре ярыша
    11 февральдән «Сәламәт яшәү рәвеше» дип исемләнгән агитбригадалар конкурсы старт алды. Бәйгедә барлык авыл Мәдәният йортлары да катнашыр, дип көтелә. Быелгы конкурс башкалабызда үтәчәк Универсиадага, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тартуны профилактикалауга багышлана.
  • 14 февраль 2013 - 12:29
    Соравыгыз булса – мөрәҗәгать итегез
    Татарстан Республикасында кеше хокуклары вәкаләтләре буенча вәкил Сәрия Сабурская 19 февральдә 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итү оештыра. Кабул итү видеорежимда үтәчәк. Язылу өчен телефон: 5-05-01
  • 14 февраль 2013 - 12:16
    Сыйфатына карап акчасы
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 февраль көнне район буенча 42 тонна сөт савып алынган. Алдынгылар рәтендә - "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе, "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Сатурн-Урал" җәмгыяте. Алдагы ике предприятиенең сөтләре дә югары сорт белән сөт эшкәртү комбинатына тапшырылган. Ни өчен бу хакта язам, чөнки 2013...
  • 14 февраль 2013 - 12:13
    Яшь талантларны барладылар
    «Татнефть» профсоюзлары тәкъдиме белән «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» төбәкара балалар иҗаты фестивале быел Алабуга шәһәрендә «Прикамнефть» идарәсенең «Космос» сәләмәтләндерү лагеренда үтте. Ул Татарстан нефтенең 70 һәм экологияне саклау елы уңаеннан оештырылган иде. Бәйгегә нефть төбәгенең 15 шәһәр-районыннан 33 сәнгатьле укучы һәм 46 рәссам килгән иде. Нәфис сүз...
  • 14 февраль 2013 - 12:04
    Ут эчендә янсам да мин, ахыры яшәп туймамдыр...
    Танылган татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров турында лениногорскилылар яхшы беләдер, дип уйлыйм. Чөнки Самара өлкәсенең Иске Фәйзулла авылында туып үскән, әлеге көчле кешенең язмышы үзе дә көтмәгәндә сезнең шәһәрегез белән бәйләнә. Әгәр исән булса, 16 февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның...
  • 14 февраль 2013 - 11:58
    Таш келәт
    Шәяхмәт бабабыз бай, җитеш гаиләдә дөньяга килә. Мәдрәсәдә дин сабаклары алып, заманына күрә белемле кеше була. Тормыш корып җибәреп, бабай умарта тота, атлар асрый. Карамагында шактый чәчү җирләре, урманнары була. Шулай иген игеп, мал-туар асрап, көн күрә. Чәчү вакытында, икмәк җыйганда ялчы ала. Әби белән алар - дүрт бала, ике...
  • 14 февраль 2013 - 11:51
    Егетләр көчле булырга тиеш
    Тимәштә район мәктәбендә укучы егетләр арасында күп төр ярыш (многоборье) узды, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсеннән Марс Хәсәнов. Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган әлеге ярышта егетләр ату, турникта тартылу һәм автоматны җыю һәм сүтү буенча көч сынаштылар. Ату буенча VIII-IX сыйныфлар арасында Рөстәм Бикбов (Сугышлы), X-XI арасында Станислав Кириллов (Шөгер),...
  • 14 февраль 2013 - 05:51
    Лениногорскида эшсезләр өчен ярминкә үтте
    Мәдәният сараенда узган эшсезләр өчен язгы киңәйтелгән ярминкәдә 54 предприятие тарафыннан 570 эш урыны тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән 442 кешенең 251е - хатын-кызлар, 192се - яшьләр иде. Аларның 95е үзенә туры килерлек вакансия тапты.
Реклама