Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таш келәт

Шәяхмәт бабабыз бай, җитеш гаиләдә дөньяга килә. Мәдрәсәдә дин сабаклары алып, заманына күрә белемле кеше була. Тормыш корып җибәреп, бабай умарта тота, атлар асрый. Карамагында шактый чәчү җирләре, урманнары була. Шулай иген игеп, мал-туар асрап, көн күрә. Чәчү вакытында, икмәк җыйганда ялчы ала. Әби белән алар - дүрт бала, ике...

Шәяхмәт бабабыз бай, җитеш гаиләдә дөньяга килә. Мәдрәсәдә дин сабаклары алып, заманына күрә белемле кеше була.


Тормыш корып җибәреп, бабай умарта тота, атлар асрый. Карамагында шактый чәчү җирләре, урманнары була. Шулай иген игеп, мал-туар асрап, көн күрә. Чәчү вакытында, икмәк җыйганда ялчы ала. Әби белән алар - дүрт бала, ике кыз, ике малай тәрбияләп үстерә.
Әмма йорты Шушма буенда урнашып, язын су астында кала торган була. Һәм шул сәбәпле, 1898 елда бабабыз бу урыннан күчеп китә.
Олы малаена, үзенә чәчү кырында йорт салып, шунда яши башлыйлар. Бабайның гомере 76 яшендә өзелә.
Шәяхмәт бабайның тәрәзәсез генә, серле таш келәте бар иде. Ул Шөгердә, таулы-ташлы урында урнашкан булган. Бу келәтне бабай таш җыеп, үзе салган. Хәзер бу таш пулатка, күп тә түгел, әз дә түгел, нәкъ 115 ел. Ул әле һаман да әле эшкә яраклы. Ташларны тоташтыручы балчык измәсе нык булганга торадыр, дип уйлыйм.
Бабай үлгәннән соң, келәт олы улына кала. Заманына күрә анда исәпсез-хисапсыз байлык яткан. Берзаман малае ат белән күрше авылга кунакка китә. Кайткан җиренә - келәт ишеге ачык, үзе яртылаш бушаган. Иске Иштирәктәге чегән карчыгына барып, ни булганын ачыкларга җыеналар. Теге карчык, мал-мөлкәтнең шул урыннан ерак булмаган бер йортта булуын әйтә. Тагын берничә тапкыр әлеге келәткә һөҗүм итәләр. Соңгысы 2010 елда була. Хәзер инде ул бабабызның оныгының милке. Болар кышлыкка ит әзерләп келәткә элеп куялар. Бер көнне ишек ачык - ә иттән җилләр искән. Шуннан соң болар, зур эт алып, аны капка белән келәт арасында шуышып йөрерлек ясап, бәйләп куялар. Берничә ел тыныч кына яшиләр. Күптән түгел әлеге келәт тирәсендә тагын бер кызыклы хәл булды. Кияү сөйли:
- Эт чинавы, чылбыр тавышларына урамга чыксам, җирдә эт белән төлке сугышып ята. Кулыма сәнәк алып, төлкегә кадарга торган арада сәнәк астына эт эләкте. Бәхетенә, яраланмады үзе. Аннан кабат сәнәк белән төлкегә сугып җибәрдем. Төлке аңын җуеп җирдә ята, минем сәнәкнең сабы юк. Шул арада чылбырдан этне ычкындырып өлгердем. Карыйм, төлке селкенеп маташа. Кинәт сикереп торды да, капкага ыргылды. Этем моның койрыгыннан эләктереп алырга өлгерде бит тәки. Мин тагын сәнәк сабы белән башына тондырдым да, койрыгыннан сөйрәп алып, келәткә кертеп бикләдем дә, кереп яттым,- ди.
Төн буена хатынга төлке якалы пәлтә тектерәм дип, хыялланып яткан бу. Әмма хыялда гына кала шул. Аңа аучы чакыртырга туры килә. Ул этне дә, төлкене дә атып, яндырырга куша. Шулай итеп, җәмәгатенә төлке якалы пәлтә эләкми кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: таш