Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Егетләр көчле булырга тиеш

Тимәштә район мәктәбендә укучы егетләр арасында күп төр ярыш (многоборье) узды, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсеннән Марс Хәсәнов. Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган әлеге ярышта егетләр ату, турникта тартылу һәм автоматны җыю һәм сүтү буенча көч сынаштылар. Ату буенча VIII-IX сыйныфлар арасында Рөстәм Бикбов (Сугышлы), X-XI арасында Станислав Кириллов (Шөгер),...

Тимәштә район мәктәбендә укучы егетләр арасында күп төр ярыш (многоборье) узды, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсеннән Марс Хәсәнов.


Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган әлеге ярышта егетләр ату, турникта тартылу һәм автоматны җыю һәм сүтү буенча көч сынаштылар. Ату буенча VIII-IX сыйныфлар арасында Рөстәм Бикбов (Сугышлы), X-XI арасында Станислав Кириллов (Шөгер), турникта тартылу буенча Раил Хәйретдинов (Иске Иштирәк), Нияз Ризванов (Зеленая Роща), автоматны җыю, сүтү буенча Иршат Өметбаев (Тимәш) һәм Шөгер егете Станислав Кириллов җиңүче булды.
Өч төр буенча иң күп очко туплап, VIII-IX сыйныф укучылары арасында Илназ Ситдыйков (Түбән Чыршылы), X - XI сыйныфлардан Станислав Кириллов (Шөгер) җиңде. Гомумкоманда беренчелегендә - Түбән Чыршылы һәм Шөгер мәктәбе укучылары. Алар Кубок, медаль һәм призлар иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: многоборье