Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Яшь талантларны барладылар

«Татнефть» профсоюзлары тәкъдиме белән «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» төбәкара балалар иҗаты фестивале быел Алабуга шәһәрендә «Прикамнефть» идарәсенең «Космос» сәләмәтләндерү лагеренда үтте. Ул Татарстан нефтенең 70 һәм экологияне саклау елы уңаеннан оештырылган иде. Бәйгегә нефть төбәгенең 15 шәһәр-районыннан 33 сәнгатьле укучы һәм 46 рәссам килгән иде. Нәфис сүз...

«Татнефть» профсоюзлары тәкъдиме белән «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» төбәкара балалар иҗаты фестивале быел Алабуга шәһәрендә «Прикамнефть» идарәсенең «Космос» сәләмәтләндерү лагеренда үтте. Ул Татарстан нефтенең 70 һәм экологияне саклау елы уңаеннан оештырылган иде.

Бәйгегә нефть төбәгенең 15 шәһәр-районыннан 33 сәнгатьле укучы һәм 46 рәссам килгән иде. Нәфис сүз һәм сәнгать эшләре буенча бәйгедә катнашу бәхете безгә дә насыйп булды. Бирегә килгән һәр бала һәм аларның укытучылары ике көн буена рәхәтләнеп ял итте. Шул ук вакытта һөнәрләрен дә күрсәтте: рәссамнар рәсем ясаса, нәфис сүз осталары шигырь сөйләде. Бу номинациядә районыбыз данын күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган, концертлар алып баручы буларак та билгеле булган 11 нче гимназия укучысы Айсылу Зиннурова һәм шулай ук нәфис сүз остасы 4 нче мәктәп укучысы Динар Ситдиков яклады. Алар үзебезнең төбәк шагыйре Таһир Шәмсуаровның махсус язылган шигырьләрен сөйләп дипломант булды. «Кара алтын бишеге» исемле шигырьне хәтта Татарстан нефтенең 70 еллыгына чыгачак китапта бастырырга вәгъдә иттеләр.
Безнең шәһәрнең сәнгать мәктәбендә дә үз эшләренең чын осталары эшли. Болар - Эльмира Галләмова, Эльмира Толстова, Нина Крылова. Аларның укучыларының эше югары бәяләнде. Анна Воробьева, Вилена Сафина II дәрәҗә, Кристина Уланова, Анастасия Петрова III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ә конкурсның дипломанты исеменә Әминә Галләмова лаек булды.
Башка күп кенә бәйгеләрдән аермалы буларак, «Рухият»тә ярышны оештыру югары дәрәҗәдә иде. Һәрбер нечкәлекләр дә уйлап эшләнелгән. Бала күңеленең иң нечкә хис икәнен дә уйлаган алар. Һәрбер катнашучыга матур сүзләрен дә җиткерделәр, бүләкләрен дә бирделәр. Балалар шатлык-куанычлар белән таралышты. Безгә әлеге бәйгегә барырга транспорт белән ярдәм иткәне өчен Мәдәният идарәсе директоры Гөлнара Зариповага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ялның икенче көне дә бик кызыклы, истә калырлык булды. Безне Алабуга шәһәре һәм андагы тарихи урыннарга эскурсиягә алып бардылар. Биш төркемгә бүленеп, Иван Шишкин, Владимир Бехтеров, Надежда Дурова, Марина Цветаева һәм туган якны өйрәнү музейларында булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рухият