Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыйфатына карап акчасы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 февраль көнне район буенча 42 тонна сөт савып алынган. Алдынгылар рәтендә - "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе, "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Сатурн-Урал" җәмгыяте. Алдагы ике предприятиенең сөтләре дә югары сорт белән сөт эшкәртү комбинатына тапшырылган. Ни өчен бу хакта язам, чөнки 2013...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 февраль көнне район буенча 42 тонна сөт савып алынган.

Алдынгылар рәтендә - "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе, "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Сатурн-Урал" җәмгыяте. Алдагы ике предприятиенең сөтләре дә югары сорт белән сөт эшкәртү комбинатына тапшырылган. Ни өчен бу хакта язам, чөнки 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап хуҗалыкларга һәр литр сатылган сөт өчен Россия Хөкүмәте субсидия түләячәк. Моның өчен федераль бюджетта 9,6 миллиард сум акча каралуы да билгеле. Тик субсидия сөтнең сыйфатына гына карап биреләчәк, ягъни югары һәм I сорттан сата алсаң гына. Менә бу кадәресе кайбер хуҗалыклар өчен борчу-проблемалы шул. Алда китерелгән таблицадагы хуҗалыкларның бишесе генә югары сорттан тапшыра алган. Ә сортлар арасында бәя аермасы нык сизелә, мәсәлән, югары сортлы сөтнең 1 килограммы өчен субсидия 2 сумнан түләнсә, ә I сортлыга - 70 тиеннән. Акчалар февраль уртасыннан түләнә башлар дип көтелә. Димәк, акча алыйм дисәң, бөтен көчне сөтнең сыйфатына юнәлтергә кирәк булачак. Хуҗалык, ферма җитәкчелеге һәм шунда эшләүче терлекчеләр өчен бераз авырга туры килергә мөмкин. Бары тик эшне дөрес оештырып нәтиҗәле эшләргә булсын иде.
Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 12 февраленә бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 12 февральдәге гомуми сөт күләме (килограмманрада).
"Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе 13,8 11,8 2349
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 13,4 13,1 2210
"Хәбибуллин Ф.З." КФХ 13,4 13,1 2352
"Ганиев И.М." КФХ 12,0 11,6 960
"Лениногорская"агрофирмасы" 11,7 11,4 18348
"Маркс" 11,3 11,1 3384
"Ленин" 11,0 10,8 3132
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 10,6 9,8 845
"Восходящая Заря" җәмгыяте 10,5 9,5 2098
"Чулпан" 10,3 10,1 1861
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 9,3 8,9 3558
"Йолдыз" 9,2 8,9 918

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт