Заман сулышы

15 август 2013 яңалыклары

  • 15 август 2013 - 11:47
    18 август – Лениногорскиның туган көне
    Шәһәр көне белән! Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне чын күңелдән шәһәребез туган көне белән тәбрик итәм. Бик күпләр кечкенә Швейцария дип атаучы гүзәл калага - 58 яшь. Әлеге вакыт эчендә ул эшчеләр поселогыннан заманча, төзек һәм һәрвакыт үсештә булучы шәһәргә әверелде. Бездә туган җирен яратучы һәм саклаучы гына түгел, ә аның язмышында...
    414
    0
    0
  • 15 август 2013 - 11:45
    Лениногорскида 369 кеше эшсез яши
    Шәһәребезнең Мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, бүген эшсезлек буенча шәһәр һәм районда 369 кеше исәптә тора. Белгечләр 350 вакансия тәкъдим итә. Алар арасында табиб һәм шәфкать туташлары, автобус йөртүчеләр, бораулаучы, ветеринар һәм терлекче, аш пешерүчеләр һәм тракторчылар, шулай ук электромонтер кебек эшче һөнәрләр бар.
    391
    0
    0
  • 15 август 2013 - 11:43
    Кагыйдәне бозма
    Өч көн эчендә ике машина йөртүче җәяүле юлында тәртип бозган, биш транспортның тонировкасы тиешле таләпләргә җавап бирмәгән. Районыбызда 12 августта башланып киткән профилактик операциянең беренче нәтиҗәләре - әнә шундый. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында транспорт чаралары тәрәзәсенең яктылыкны үткәрү үзенчәлегенә, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар итәчәкләр.
    416
    0
    0
  • 15 август 2013 - 11:39
    “Спартак”агрофирмасының ындыр табагында эш кайный
    Мин барганда (9 август), «Спартак" агрофирмасының ындыр табагында кызу эш кайный иде. Хуҗалыкта уңган, тырыш, уңышны югалтуларсыз җыеп алуга бар көчләрен куючы авыл хезмәтчәннәре эшли. Кайткан ашлыкны киптерү, чистарту эше җайга салынган. «КЗС» агрегатларында Фәнис Закиров, Николай Фомин, Рәшит Шәрифуллин эшли. Хисапчы Гөлчирә Ялалтдинова йөк машиналарын үлчәп, исәп-хисап алып бара....
    508
    0
    0
  • 15 август 2013 - 11:36
    Лениногорскида Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концерты үтте
    Нефтьчеләр тарафыннан оештырылган концерт турларының икенчесе Мәдәният сарае каршында шыгрым тулы тамашачы белән үтте. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны халык алкышларга күмеп каршы алды. Концерт номерлары күбрәк Шәмсия Җиһангирова, Фирзәр Мортазин һәм башка авторлар иҗат иткән җырлардан торды. Тамашачы артистларга кушылып җырлады, биеде. "Сәйдәш" бию театры солистларының...
    631
    0
    0
  • 15 август 2013 - 11:34
    Лилия Пузанкова – республика конкурсы җиңүчесе
    «Татмедиа» җәмгыяте "Татарстан почтасы" белән берлектә оештырган республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында Лениногорск почтальоны - 3нче почта бүлекчәсендә эшләүче Лилия Миңненаил кызы Пузанкова да бар. - Конкурс җиңүчеләре арасына чыгуымны ишеткәч, шок хәлендә калдым, - ди. Һәр язылу компаниясе чорында газет-журналларга яздыру планын арттырып үтәп килә ул. Бу...
    462
    0
    0
  • 15 август 2013 - 07:27
    Лениногорскида “Игътибар – балалар!” акциясе башланды
    15 августтан республикада, шул исәптән Лениногорскида "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе үткәрелә. Әлеге чорда балалар белән әңгәмә, "Куркынычсыз зебра", "Игътибарлы машина йөртүче" кебек акцияләр үткәрү каралган. Шулай ук конкурс һәм викториналар да оештырылачак. Максаты - балаларның юлда җәрәхәт алуын кисәтү.
    0
    0
    0
  • 15 август 2013 - 07:24
    Лениногорскилылар стритбол уйный
    Әлмәт шәһәрендә узган стритбол (урам баскетболы) буенча турнирда, лениногорскилылар да катнашып, призлы урын алган. Аларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Башкортстанның Октябрьский шәһәре спортчылары белән көч сынашырга туры килгән. Безнең хатын-кызлар командасы 1997 елгы һәм өлкәнрәкләр яшь категориясендә III урынга чыккан. 1990 елгы һәм өлкәнрәк ир-егетләр арасында Лениногорск яшүсмерләре шулай...
    426
    0
    0
Реклама