Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концерты үтте

Нефтьчеләр тарафыннан оештырылган концерт турларының икенчесе Мәдәният сарае каршында шыгрым тулы тамашачы белән үтте. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны халык алкышларга күмеп каршы алды. Концерт номерлары күбрәк Шәмсия Җиһангирова, Фирзәр Мортазин һәм башка авторлар иҗат иткән җырлардан торды. Тамашачы артистларга кушылып җырлады, биеде. "Сәйдәш" бию театры солистларының...

Нефтьчеләр тарафыннан оештырылган концерт турларының икенчесе Мәдәният сарае каршында шыгрым тулы тамашачы белән үтте. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны халык алкышларга күмеп каршы алды.
Концерт номерлары күбрәк Шәмсия Җиһангирова, Фирзәр Мортазин һәм башка авторлар иҗат иткән җырлардан торды. Тамашачы артистларга кушылып җырлады, биеде. "Сәйдәш" бию театры солистларының биюләре беркемне дә битараф калдырмады.
Ике сәгатьлек концерт бер тын эчендә узып китте. «Татар моңы» телевизион конкурсы лауреаты Ярамир Низаметдинов, Фирдүс Тямаев, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Лилия Муллагалиева, «Фәридә-Алсу» дуэты һәм Зәйнәп белән Зөфәрнең уллары Булат Билаловның төрекчә җырлавы тамашачыны әсир итте.
14 август көнендәге концерт турына килүче өлкән буын да, яшьләр дә үзләренә рухи азык алып, ял итеп, "ай, рәхмәт", дип кайтып китте.
Беренче килгән урын өчен дигәндәй, сәгать кичке алты тулганчы ук тамашачы яхшы урынны сайлап, сәхнә тирәсен әйләндереп алган иде инде. Ә нишләп әле килмәскә, ди. Шундый җылы кичтә ачык һавада артистлар чыгышын карау үзе ни тора! Әле җитмәсә, бер генә җырчы түгел, ә төркемләп, күбәү булып килгәннәр. Аннары шунысы да бар: "Татнефть" җәмгыяте оештырган соңгы турның концерты бит ул. Шунлыктан халык та күпләп җыелган. Барысы да шат, апа-абыйлар хәл-әхвәл белешә, күптән күрешмәгәннәр танышын очрата.
Менә, мәсәлән, туган шәһәренә Владивостоктан кунакка кайткан Венера Хәйбрахманова 25 ел күрмәгән классташларын очраткан.
- Дуслар, таныш-белешләр белән күрештем, мин моңа бик шат. Бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе шәһәрнең бөтен җирендә сизелә кебек. Халык өчен оештырылган икәнлеге күренеп тора. Мин үзем икенче тапкыр бу концертларга киләм, теге юлы да бик ошаган иде, монысы бигрәк тә. Әллә яраткан артистым Мөнир Рахмаев булгангамы. Әле менә янына барып, автограф та алып килдем, - ди Венера ханым артистның кул тамгасы салган блокнотын күрсәтеп.
Сәхнәдә берсеннән-берсе моңлы, күңел кылларын тибрәндергән җырлар агылды. Нәфкать Нигъмәтуллин, Бәширә Насыйрова, Рәфинә Ганиуллинаны халык яратып кабул итте. Әлмәттән "Болгар" гармунчылар ансамбленең гармунда өздереп уйнаулары өлкән буынның яшь чагын искә төшергәндер. Ә алар бүгенге концертта аеруча күп. Әнә, костюм, түбәтәен киеп, Мөнир абый Идиятов йөри.
- 76 яшьтә булсам да, килдем әле. Мондый концертны ничек калдырасың. Басып торырга бераз җайсыз булса да, түзәбез, көн дә килеп басып тормыйбыз бит әле. Нефтьчеләргә рәхмәтнең олысы. Ял да иттерәләр, шәһәрне карап торучылар да, авыллар да алар игътибарыннан читтә калмый, - ди Мөнир абый.
Сәхнәгә Мөнир Рахмаев чыккач, үзеннән-үзе сикереп биисе килеп китте. Халык та сәхнә янына якынрак җыелды. Ул үзе дә тик торырга ирек бирмичә, тамашачыны биетте, балалар белән дә әйлән-бәйлән кебек уйнады. Рәхәтләнде бала-чага биеп.
"Татар моңы" лауреаты Айдар Такиулла, Резедә Ганиуллинаны яшьләр аеруча яраткандыр. Соңгысы җырлый да, бии дә. Бирсә бирер икән Ходай талантны, әнә ничек сыгылмалы гәүдәле. Бәширә Насыйрованың "якташларым" дип мөрәҗәгать итүе, Рафаэль Якупов белән дуэт башкаруы концертка аерым бизәк ясады. Алып баручы Рәшит Сабировның көр, үзенчәлекле тавышы бөтен Лениногорскига таралгандыр.
Концертны башыннан ахырына кадәр район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов карады. Соңыннан алар - артистларга, шәһәр мэры шундый матур ял кичәсе оештырган өчен «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Ике сәгать ярым барган концерттан халык караңгы төшкәч кенә таралды. Соңыннан артистлар сәхнәгә саубуллашырга чыккач та озак алкышлады, җибәрәселәре килмәде. "Булдырдыгыз!", "Ай, рәхмәт!" дигәннәре ишетелде. Димәк, тамашачы эштән ял итте, күңеле булып, яңа дәрт-рух белән таралды, нефтьчеләргә чын күңелдән рәхмәт укыды. Мөнир абый әйтмешли, "Ошаттык, тагын килегез!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт