Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Пузанкова – республика конкурсы җиңүчесе

«Татмедиа» җәмгыяте "Татарстан почтасы" белән берлектә оештырган республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында Лениногорск почтальоны - 3нче почта бүлекчәсендә эшләүче Лилия Миңненаил кызы Пузанкова да бар. - Конкурс җиңүчеләре арасына чыгуымны ишеткәч, шок хәлендә калдым, - ди. Һәр язылу компаниясе чорында газет-журналларга яздыру планын арттырып үтәп килә ул. Бу...

«Татмедиа» җәмгыяте "Татарстан почтасы" белән берлектә оештырган республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында Лениногорск почтальоны - 3нче почта бүлекчәсендә эшләүче Лилия Миңненаил кызы Пузанкова да бар.
- Конкурс җиңүчеләре арасына чыгуымны ишеткәч, шок хәлендә калдым, - ди.
Һәр язылу компаниясе чорында газет-журналларга яздыру планын арттырып үтәп килә ул. Бу юлы да шулай булган. Һәм менә сиңа мә: Казанга бүләкләү тантанасына чакыру килгән.
- Дулкынланам, әлбәттә. Менә Казанга барырга әзерләнәм. Ул минем өчен гади көн түгел, ә бәйрәм булачак, - ди.
Әлеге конкурста «Татмедиа» җәмгыятенә караган газет-журналларның 2013 елның икенче яртыеллыгында, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, тираж үсүе каралган. Лилия Миңненаил кызы участогында язылучылар арткан. "Татмедиа" җәмгыятенә караган газетларн, шул исәптән, «Заман сулышы»н да бик теләп алдыралар, ди.
- Әбүнәчеләрем әйбәт. Һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Подписка вакытында мөрәҗәгать итсәң, «язылмыйм", диюче юк. «Заман сулышы»н пенсионерлар, гади эшчеләр, тәрбияче-укытучылар ала. Кайберәүләр үзләренә генә язылып калмыйча, туган-тумачаларын, балаларын да яздыра, - ди Лилия ханым.
Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Лилиянең һөнәре беренче карашка гына җиңел һәм гади кебек, ләкин аның кыенлыклары турында ул үзе генә белә. Моңа ул беренче көннәрдән үк төшенгән. Эш вакыты иртәнге сәгатьләрдә башланып, кичке алтынчы яртыларда тәмамланса да, Лилия сумка тулы газет-журналларын ташлап өенә чапмый. «Газет-журналларны көнендә таратып бетерәм, шуңа кичке сигез-тугызларга кадәр эшләргә туры килә», - ди.
Почтада Лилия 11 ел эшли. Шул арада үз участогында яшәүче әбүнәчеләрнең хөрмәтен яулап өлгергән. Ул шәһәрдәге күп катлы йортларда, Камышлы, Стадион, Ясная урамнарындагы шәхси йортларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Ә бу - ике меңләп әбүнәче дигән сүз. Тәмле телле, аралашучан, ачык йөзле булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә белә Лилия Миңненаил кызы.
- Хезмәтем җиңел түгел, әмма зарланмыйм, эшемне яратып башкарам. Бигрәк тә кешеләр сиңа яхшы мөнәсәбәттә булганда. Әбүнәчеләремнең күбесе мине белә инде. Алар белән аралашырга, хәл-әхвәлләрен белешеп, күңелләрен күтәрергә яратам. Кайберләре кибеттән азык-төлек, порошок, теш пастасы алып килүемне сорый. Газетларны да кайвакыт почта әрҗәсенә түгел, әби-бабайларның өенә үк кертәм. Аларга аскы катка төшеп йөрүе кыен бит. Гап-гади кешеләрнең туганнарча карашын тоеп эшләве рәхәт, - ди Лилия.
Үз эшеңнең остасы булу өчен кеше күңелен аңлый белергә, халык белән уртак тел табарга өйрәнергә кирәк. Лилия өчен авыр түгел анысы да. Иңенә авыр йөк аскан, һәрвакыт кеше арасында булган почта хезмәткәре Лилия әбүнәче белән матбугатны бәйләп торучы җеп кебек.
- Күз тимәсен, план һәрвакыт арттырып үтәлә. Әбүнәчеләремнең барысын да яздырып бетергәч тә, тик тормыйм. Яңаларын эзлим, яздыру эшен һәрвакыт активлаштырам. Хат ташучы эше кызык бит ул, көн саен никадәр кеше белән аралашасың, - ди.
Ә без Лилия Миңненаил кызының уңышына чын күңелдән сөендек. Аңа киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон