Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Спартак”агрофирмасының ындыр табагында эш кайный

Мин барганда (9 август), «Спартак" агрофирмасының ындыр табагында кызу эш кайный иде. Хуҗалыкта уңган, тырыш, уңышны югалтуларсыз җыеп алуга бар көчләрен куючы авыл хезмәтчәннәре эшли. Кайткан ашлыкны киптерү, чистарту эше җайга салынган. «КЗС» агрегатларында Фәнис Закиров, Николай Фомин, Рәшит Шәрифуллин эшли. Хисапчы Гөлчирә Ялалтдинова йөк машиналарын үлчәп, исәп-хисап алып бара....

Мин барганда (9 август), «Спартак" агрофирмасының ындыр табагында кызу эш кайный иде.
Хуҗалыкта уңган, тырыш, уңышны югалтуларсыз җыеп алуга бар көчләрен куючы авыл хезмәтчәннәре эшли. Кайткан ашлыкны киптерү, чистарту эше җайга салынган. «КЗС» агрегатларында Фәнис Закиров, Николай Фомин, Рәшит Шәрифуллин эшли. Хисапчы Гөлчирә Ялалтдинова йөк машиналарын үлчәп, исәп-хисап алып бара. Кырдан кайткан ашлык тиз арада эшкәртелеп, тиешле урыннарга озатыла.
Склад мөдире Әхәт Гәрәев белән машинист Алмаз Вилданов күптән инде лаеклы ялда булсалар да, урып-җыю чорында өйдә утырганнары юк. Килгән берсе белән йомшак итеп, ихтирам белән сөйләшәләр.
- Ындыр табагында һәркемгә эш җитәрлек. Авыл хуҗалыгында төп игътибар - бөртекле ашлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Хуҗалыкны табышлы иткән төп чыганак та икмәк бит. Әмма баштарак игеннәрне суктырырга яңгыр ирек бирмәде, гел эштән бүлендек. Хәзер инде көннәр матурланды, эш вакытында тәмамланыр дигән өмет бар әле, - ди Әхәт абый.
Монда эш яңа уңышны җыеп алуга керешкәнче башланган инде. Балалар бакчасы, мәдәният йортыннан Тәлига Сәйфиева һәм авылның башка хезмәткәрләре: Ләйсән Зыятдинова, Раилә Әхмәдиева амбарларны чистарту, себерү өчен ел саен бирегә эшкә килә. Быел да читтә калмыйча, ындыр табагын икмәк кайтуга әзерләп куйганнар.
- Быелгы уңыштан канәгать без. Көннәр яхшы торганда җырлап эшлибез. Бөртеклеләрне югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу өчен техника да җитәрлек, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә күңелләре күтәренке. Эшче кулларга кытлык юк, - ди Алмаз Вилданов сүзгә кушылып. Бу эштә аның тәҗрибәсе җитәрлек, ул эшләгәндә, ашлык әрәм-шәрәм булыр дип куркасы юк. Үзе дә тик торырга яратмый, башкаларны да көн үтсенгә йөртми ул.
Урып-җыюда 3 комбайн эшли икән. Аларны иярләүчеләр - Данис Өметбаев, Альмир Вәлирахманов һәм Рәшит Төхвәтуллин. Уңган-булган егетләр, эшкә өзеклек китерми. Өлкән яшьтәгеләр дә, яшь егетләр дә бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр.
- Басуларда игеннәр өлгергән. Булган техниканы җитештерүчән файдаланып, урып-җыюны комплекслы алып барабыз. Көн саен 400-500 центнер ашлык кайта. Аны чистартып Бөгелмә элеваторына озатабыз. 700 центнер чамасы ашлык орлыкка салынды. Көзге чәчүне дә башладык инде. 60 гектарда арыш чәчелгән, - ди агроном Инсаф Сәүбәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартак