Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

18 август – Лениногорскиның туган көне

Шәһәр көне белән! Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне чын күңелдән шәһәребез туган көне белән тәбрик итәм. Бик күпләр кечкенә Швейцария дип атаучы гүзәл калага - 58 яшь. Әлеге вакыт эчендә ул эшчеләр поселогыннан заманча, төзек һәм һәрвакыт үсештә булучы шәһәргә әверелде. Бездә туган җирен яратучы һәм саклаучы гына түгел, ә аның язмышында...

Шәһәр көне белән!
Хөрмәтле лениногорскилылар!
Сезне чын күңелдән шәһәребез туган көне белән тәбрик итәм. Бик күпләр кечкенә Швейцария дип атаучы гүзәл калага - 58 яшь. Әлеге вакыт эчендә ул эшчеләр поселогыннан заманча, төзек һәм һәрвакыт үсештә булучы шәһәргә әверелде.
Бездә туган җирен яратучы һәм саклаучы гына түгел, ә аның язмышында мөһим роль уйнаучы юмарт, эчкерсез, ачык күңелле кешеләр яши. Алар хезмәте бәрабәренә парк һәм урамнар матурлана, юллар төзекләндерелә, йортлар, балалар бакчасы, спорт объектлары төзелә. Хөрмәтле лениногорскилылар, туган ягыбыз елдан-ел матурлана, яшәү шартлары җиңеләя баруы - сезнең тырышлык, битараф булмау нәтиҗәсе. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләп, куелган максатларга ирешербез, шәһәребез тагын да матурланыр, дип ышанып әйтә алам.
Бәйрәм белән сезне, лениногорскилылар. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник