Заман сулышы

19 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2014 - 12:26
    Депутатлар бюджет проектын кабул итте
    Мэриядә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлфия Арсланова 2013 һәм 2014 елның 9 ай нәтиҗәләре чагыштырмасында социаль-икътисади үсешкә күзәтү ясады. Әлеге күрсәткечләргә бәйле 2015 һәм 2016 - 2017 елларга Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде. Шуннан чыгып, аның буенча депутатлар карар...
    455
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 11:27
    Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан
    Быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан. Узган елларда ул 14-24 мең тирәсендә тибрәлсә, быел бу сан 89 мең сумга кадәр җиткән. ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Шуларның 615...
    488
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 10:34
    Татарстанда мәктәпне тәмамлаучы укучылар инша язачак
    Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы 18 мең укучысы 3 декабрьдә үк инша язачак. 20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты...
    554
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 09:56
    Татарстанда үгез хуҗасын сөзеп үтергән
    500 килограммлы үгез абзар ишегенә куелган чыраны бәреп чыгып, 80 яшьлек хуҗасына ташланган. Әлеге фаҗигале вакыйга Кукмара районында була. Канлы күренешне очраклы рәвештә күрше малае күзәтә. Яшүсмер ярдәм сорап кычкырган тавыш та үгезне сискәндерми. Тиз арада җыелган ир-атлар кул астындагы кораллар ярдәмендә көч-хәл белән үгезне куа ала. Зыян күргән пенсионер...
    597
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 09:51
    Лениногорск укучыларына БДИ турында
    БДИ бирү өчен гаризаны 1 февральгәчә тапшырырга мөмкин. Быелгы ел чыгарышлары аны укыган урыннарында бирә. Үткән елгы чыгарылышлар, урта уку йорты студентлары һәм чит ил гражданнары муниципаль яисә региональ мәгариф идарәләрендә тапшыра. Рус теле һәм география буенча имтиханны 2015 елның 14 февраленда бирергә җыенучыларга гаризаны 1 декабрьгәчә тапшыру кирәк, дип...
    482
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 08:42
    Лениногорскилының прәннигеннан суалчан чыккан
    "Эссен" кибетеннән 31 октябрьдә прәнник сатып алдым, кызым белән чәй эчәргә утыргач, эченнән суалчан килеп чыкты. Этикеткада саклану вакыты 02.12.2014 ел дип язылган. Безне кайчанга хәтле агулаячаклар", дип яза "Халык контроле" порталына лениногорскилы. Бу хат 17 ноябрьдә республиканың сәүдә һәм промышленность министрлыгына җибәрелгән, алар Роспотребнадзор идарәсенә юллаган. Әлегә җавап юк.
    478
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 07:52
    Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә
    15 ноябрьдән юл йөрү кагыйдәләре буенча яңа үзгәрешләр кертеләчәк икән дип ишеттем. Нинди яңалыклар, кайсы өлкәләргә кагыла, аңлатыбрак язсагыз иде. Дамир Гыймранов Быелның 15 ноябреннән РФ Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Алар, чыннан да, ЮХИДИ системасына гына түгел, гади машина йөртүчеләргә дә кагыла. Мисал өчен, таныклаучы кешеләрне...
    614
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 07:40
    Саклаучы да, яклаучы да
    17 ноябрь - участок инспекторлары көне иде. Эчке эшләр бүлегенең өлкән участок уполномоченные Фәрит Яфаров сүзләренчә, аларның төп максаты - халык арасында булып, һәм кисәтү чаралары алып бару, халыкның тынычлыгын, иминлеген булдыру. Әгәр дә инде участокта берәр җинаять теркәлсә, аны ачу - участковыйның намус эше. Участковыйларның эш сәгате чикләнмәгән, тәүлекнең...
    573
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 06:58
    Халык Ассамблеясы Советының утырышында лениногорскилылар катнашты
    Менделеевскида узган Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышында Лениногорск вәкилләре катнашты. Алар - район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева һәм Халыклар ассамблеясының Лениногорскидагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, "Лениногорские вести" газеты баш редакторы Анатолий Кондратьев. Менделеевскида шулай ук Халыклар дуслыгы йорты да ачылды.
    880
    0
    0
  • 19 ноябрь 2014 - 06:53
    Татарстанда 9 градуска кадәр суытачак
    Төнлә 8-13 градус салкын булуы көтелә. Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә температура 8-13 градус салкын, көндез - 4-9 градус. Казанда төнлә температура 10-12 градус салкын тәшкил итә, көндез - 5-7. Аязучан болытлы һава булуы көтелә. 20 ноябрь төнендә республикада болытлы һава,...
    448
    0
    0
Реклама