Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мәктәпне тәмамлаучы укучылар инша язачак

Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы 18 мең укучысы 3 декабрьдә үк инша язачак. 20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты...

Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы 18 мең укучысы 3 декабрьдә үк инша язачак.
20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты язачак. Шул рәвешле, йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен сынап карауда республиканың 514 мәктәбенншн 10 меңнән артык укучы катнашачак.
Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен уздырыла. Инша нәтиҗәләре 10 көннән дә иртә билгеле булмаячак. Искәртеп узабыз, инша агымдагы уку елыннан башлап чыгарылыш имтиханнары исемлегенә кертелгән. Инша нәтиҗәсе зачет яки незачет булачак.
3 декабрьдә инде Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы барлык 18 мең укучысы инша язачак. Инша темалары ул имтихан башланырга 15 минут кала мәгълүм булачак. Укучыларга иҗат эше өчен дүрт сәгатькә якын - 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кар гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән кара-ак теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучылар өчен инша изложениегә алмаштырыла ала.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш.
"Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инша

2
X