Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Саклаучы да, яклаучы да

17 ноябрь - участок инспекторлары көне иде. Эчке эшләр бүлегенең өлкән участок уполномоченные Фәрит Яфаров сүзләренчә, аларның төп максаты - халык арасында булып, һәм кисәтү чаралары алып бару, халыкның тынычлыгын, иминлеген булдыру. Әгәр дә инде участокта берәр җинаять теркәлсә, аны ачу - участковыйның намус эше. Участковыйларның эш сәгате чикләнмәгән, тәүлекнең...

17 ноябрь - участок инспекторлары көне иде.


Эчке эшләр бүлегенең өлкән участок уполномоченные Фәрит Яфаров сүзләренчә, аларның төп максаты - халык арасында булып, һәм кисәтү чаралары алып бару, халыкның тынычлыгын, иминлеген булдыру.
Әгәр дә инде участокта берәр җинаять теркәлсә, аны ачу - участковыйның намус эше. Участковыйларның эш сәгате чикләнмәгән, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында алар хезмәттә.
Еш кына нәкъ менә участковыйларга гаилә мөнәсәбәтләрен җайларга, яшүсмерләр белән әңгәмәләр үткәрергә һәм башка мөһим мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Халык саклаучысы һәм яклаучысы булып, җаваплы һәм авыр хезмәтеннән күңел күтәренкелеге алып эшли белә Фәрит Яфаров.
Ул шәһәрдәге берничә микрорайонга хезмәт күрсәтә һәм үзенең тынгысыз хезмәтеннән башка яши алмый. Әле күптән түгел Мәдәният сараенда узган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов Фәрит Яфаровка Мактау грамотасы тапшырды.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция