Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә

15 ноябрьдән юл йөрү кагыйдәләре буенча яңа үзгәрешләр кертеләчәк икән дип ишеттем. Нинди яңалыклар, кайсы өлкәләргә кагыла, аңлатыбрак язсагыз иде. Дамир Гыймранов Быелның 15 ноябреннән РФ Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Алар, чыннан да, ЮХИДИ системасына гына түгел, гади машина йөртүчеләргә дә кагыла. Мисал өчен, таныклаучы кешеләрне...

15 ноябрьдән юл йөрү кагыйдәләре буенча яңа үзгәрешләр кертеләчәк икән дип ишеттем. Нинди яңалыклар, кайсы өлкәләргә кагыла, аңлатыбрак язсагыз иде.

Дамир Гыймранов


Быелның 15 ноябреннән РФ Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Алар, чыннан да, ЮХИДИ системасына гына түгел, гади машина йөртүчеләргә дә кагыла. Мисал өчен, таныклаучы кешеләрне (понятойларны) камера алмаштырачак. Ягъни һәлакәт урынында чын кешеләр урынына ЮХИДИ хезмәткәре төшергән видеотеркәү файдаланылачак. Бу трассаларда, таныклаучы кешеләрне табуы авыр булган очракларда, инспекторларның эшен җиңеләйтәчәк.
Моннан соң дәүләт номерларын салдырмаячаклар. Ник дигәндә, 2013 елның сентябрендә машина йөртүчеләргә теләсә кайсы лицензияле компаниядә дәүләт номерына дубликат ясату хокукы бирелгән иде. Димәк, 15 ноябрьдән соң моның кирәге калмаячак. Шулай да ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны, әйтик, анда исерек йөртүче утырса, тоткарлаудан туктамаячак. Ә тонировкаланган автомобиль хуҗаларына 500 сумлык штраф яный (дәүләт номерлары алынмый).
Машина номерларын танылмый торган итүче чараларга килгәндә, элек сүз укылмый торган, стандарт булмаган яки дәүләт стандартларын бозып куелган номерлар турында барса, хәзер машина хуҗаларына номерны танырга комачаулый торган теләсә нинди әйбер өчен түләргә туры киләчәк. Мондый хокук бозучыларга карата 5 мең сум күләмендә штраф яки йөртү таныклыгыннан 1 айдан 3 айга кадәр мәхрүм ителү яный.
Моннан соң штрафларын вакытында түләмәүчеләрне 15 тәүлеккә япмаячаклар. Иң зур җәза чарасы - штрафны ике тапкыр арттырып түләү яисә 50 көн дәвамында мәҗбүри эшкә җибәрү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: право вождения машиной