Заман сулышы

17 декабрь 2014 яңалыклары

  • 17 декабрь 2014 - 18:04
    Чирмешән районы башлыгы эшеннән киткән
    Чирмешән район башлыгы Наил Зарипов, башка эшкә китү сәбәпле, үз теләге белән вазыйфасын калдырды, дип хәбәр итә "Татар -информ" агентлыгы. Районда узган сессиядә депутатларга яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул - Әлки районының элеккеге башлыгы Фердинат Дәүләтшин. Дөрес, ул әлегә вакытлыча башкарма комитет җитәкчесе башлыгы вазыйфаларын башкарып торачак. Наил Зарипов Чирмешән...
    422
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 17:59
    Кыска вакытлы буран һәм томан көтелә
    Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга җитүче көньяк-көнбатыштан җил (Казанда - секундына 17 метрга кадәр), күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән кыска вакытлы буран, шулай ук бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә (Казаннан...
    484
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 13:32
    Ветеран - журналистыбыз Фәлван Нуруллин вафат
    Шушы көннәрдә арабыздан ветеран-журналист Фәлван Нуруллин китте. Ул - 1990 елда районыбызда "Заман сулышы" исеме белән мөстәкыйль газет ачылгач, аның барлык оештыру эшләрен үз өстенә алган кеше. Районыбыз халкы аны милли җанлы, һәркемгә хөрмәт белән карый торган, олы җанлы кеше итеп хәтерлидер. Лаеклы ялга чыккач та, ул әле шактый еллар...
    630
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 13:19
    Лениногорскида Җиңүнең 70 еллыгына конкурс игълан ителде
    XXIII Бөтенроссия фестивале кысаларында автор җырлары "Гринландия-2015", Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, читтән торып "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас" дип исемләнгән конкурс үткәрә. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның сугыш вакытындагы батырлыгын һәм хезмәтен оныттырмау. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында илебезне яклаган олы яшьтәге сугыш...
    470
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 12:20
    Лениногорск карагы Чиләбедә тоткарлана
    49 яшьлек лениногорскилы юлдаш пассажирыннан 50 мең сум күләмендә акчасын урлый, дип яза "Лениногорск журналы" сайты. Каракны "кайнар эзләр" буенча Чиләбе станциясендә тоткарлыйлар. Элек тә хөкем ителгән лениногорскилы юлдашы белән бергә "Нижневартовск-Самара" поездында кайта торган булганнар. Бергә эчкәннән соң, теге ир-ат үзендә зур суммада акча булуын әйтә. Үзе йокыга китә....
    486
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 12:03
    Лениногорскилыларда “Алтын” һәм “Көмеш”
    Акробатика буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты тәмамланды. Анда безнең спортчылар да катнашты. "Алтын"ны Элина Мифтахова белән Лиана Моратова яулады. Дамир Варисов һәм Элина Сәлахова пары "көмеш" медальгә лаек булды . Җиңүчеләрне котлыйбыз! Әлеге тема турында мәгълүматны бу ссылка буенча кереп укый аласыз: http://www.zamansulyshy.ru/tt/hbrl/item/2941-bezne%D2%A3-akrobatlar-%E2%80%93-respublika-berenchelegend%D3%99.html
    415
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 10:39
    Владимир Путин "Ел кешесе" исемен алды
    Россия Президенты 15 нче тапкыр "Ел кешесе" дип табылды. Әлеге исем аңа "Общественное мнение" фонды уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча бирелде. Әлеге исемлек башында Владимир Путин 15 ел рәттән тора. Сораштыруда Россиянең 43 төбәгеннән барлыгы 1500 кеше катнашкан. Аларның 68 проценты Владимир Путинны "Ел кешесе" исеменә лаек дип саный. http://intertat.ru/tt/
    479
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 10:25
    Лениногорскига хәләл йомырка кайтачак
    Татарстанда хәләл йомырка чыгара башладылар. Яңа продукт "Yaratelle" бренды белән сатыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәресенә "Ак Барс" ХК кошчылык комплексының Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие көн саен 1 млн 620 мең данә йомырка җитештерә, шуның 20 проценты - хәләл. Предпритяие технологларына хәләл йомырка җитештерү...
    541
    0
    0
  • 17 декабрь 2014 - 06:42
    Лениногорскиның "Мәңгелек ут" һәйкәле реконструкцияләнә
    Бу көннәрдә шәһәрлеләр "Мәңгелек ут" һәйкәле тирәсендә бик кызу эш баруын күзәтеп үтә. Андагы солдат һәйкәле алынган, эшчеләр ул торган урынның нигезен салу белән шөгыльләнә. - Халык күптән инде, беренче булып куелган солдат һәйкәлен торгызуны сорап мөрәҗәгать итә иде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев. Нигезен яхшылап ясап,...
    462
    0
    0
Реклама