Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск карагы Чиләбедә тоткарлана

49 яшьлек лениногорскилы юлдаш пассажирыннан 50 мең сум күләмендә акчасын урлый, дип яза "Лениногорск журналы" сайты. Каракны "кайнар эзләр" буенча Чиләбе станциясендә тоткарлыйлар. Элек тә хөкем ителгән лениногорскилы юлдашы белән бергә "Нижневартовск-Самара" поездында кайта торган булганнар. Бергә эчкәннән соң, теге ир-ат үзендә зур суммада акча булуын әйтә. Үзе йокыга китә....

49 яшьлек лениногорскилы юлдаш пассажирыннан 50 мең сум күләмендә акчасын урлый, дип яза "Лениногорск журналы" сайты.

Каракны "кайнар эзләр" буенча Чиләбе станциясендә тоткарлыйлар. Элек тә хөкем ителгән лениногорскилы юлдашы белән бергә "Нижневартовск-Самара" поездында кайта торган булганнар.

Бергә эчкәннән соң, теге ир-ат үзендә зур суммада акча булуын әйтә. Үзе йокыга китә. Карак озак уйлап тормый, тегенең курткасыннан акчаны алып, Чиләбегә туктагач, чыгып алтын йөзек һәм кәрәзле телефон сатып ала. Барлыгы 8 меңне туздыра. Калган 42 меңен хокук сакчылары тоткарлаганнан соң аңардан алалар.

Каракка карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вор