Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран - журналистыбыз Фәлван Нуруллин вафат

Шушы көннәрдә арабыздан ветеран-журналист Фәлван Нуруллин китте. Ул - 1990 елда районыбызда "Заман сулышы" исеме белән мөстәкыйль газет ачылгач, аның барлык оештыру эшләрен үз өстенә алган кеше. Районыбыз халкы аны милли җанлы, һәркемгә хөрмәт белән карый торган, олы җанлы кеше итеп хәтерлидер. Лаеклы ялга чыккач та, ул әле шактый еллар...

Шушы көннәрдә арабыздан ветеран-журналист Фәлван Нуруллин китте. Ул - 1990 елда районыбызда "Заман сулышы" исеме белән мөстәкыйль газет ачылгач, аның барлык оештыру эшләрен үз өстенә алган кеше.


Районыбыз халкы аны милли җанлы, һәркемгә хөрмәт белән карый торган, олы җанлы кеше итеп хәтерлидер. Лаеклы ялга чыккач та, ул әле шактый еллар администрациядә эшләде, редакциябез коллективы белән якыннан аралашып торды. Хатыны вафатыннан соң, кызы аны Ростов на Дону шәһәренә алып китте. Тумышы белән безнең район кешесе булмаса да, гел сагынып яшәде. Шалтыратканда: Их, бер кайтып күрәсе иде, дип кызыга иде. Тик кайтып күрү генә насыйп булмады. 15 декабрьдә вафат булуы турында хәбәр килде, аны Ростов на Дону шәһәре зиратына күмгәннәр.
Фәлван абый сез безнең күңелләрдә сакланырсыз. Урыныгыз җәннәттә булсын.
"Заман сулышы" газеты редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фэлван