Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига хәләл йомырка кайтачак

Татарстанда хәләл йомырка чыгара башладылар. Яңа продукт "Yaratelle" бренды белән сатыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәресенә "Ак Барс" ХК кошчылык комплексының Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие көн саен 1 млн 620 мең данә йомырка җитештерә, шуның 20 проценты - хәләл. Предпритяие технологларына хәләл йомырка җитештерү...

Татарстанда хәләл йомырка чыгара башладылар. Яңа продукт "Yaratelle" бренды белән сатыла.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәресенә "Ак Барс" ХК кошчылык комплексының Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие көн саен 1 млн 620 мең данә йомырка җитештерә, шуның 20 проценты - хәләл.
Предпритяие технологларына хәләл йомырка җитештерү өчен тавыкларны ашату рационын яңадан карап чыгарга туры килгән. Кошларга катнаш азык (балык һәм хайван сөякләре оны) ашатмыйлар. Хәзер тавыклар бары тик үсемлекләрдән ясалган азыкка күчте.
Яңа товар экологик чиста тартмада сатыла.
Әле Лениногорск шәһәренең кибет киштәләрендә "Yaratelle" бренды белән хәләл йомырка күренми. Озакламый кайтып җитәр, көтәбез!
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халял

2
X