Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыска вакытлы буран һәм томан көтелә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга җитүче көньяк-көнбатыштан җил (Казанда - секундына 17 метрга кадәр), күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән кыска вакытлы буран, шулай ук бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә (Казаннан...

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга җитүче көньяк-көнбатыштан җил (Казанда - секундына 17 метрга кадәр), күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән кыска вакытлы буран, шулай ук бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә (Казаннан кала).


Шулай ук болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар һәм юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 3-8, көндез 0-5 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

Алдагы төндә Казанда 4-6 , көндез - 1-3 градус салкын. Болытлы һава, кар һәм юеш кар яварга мөмкин.

19 декабрьгә каршы төндә болытлы һава, кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә, кайбер районнарда - кыска вакытлы буран, бозлавык. 6 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев