Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның "Мәңгелек ут" һәйкәле реконструкцияләнә

Бу көннәрдә шәһәрлеләр "Мәңгелек ут" һәйкәле тирәсендә бик кызу эш баруын күзәтеп үтә. Андагы солдат һәйкәле алынган, эшчеләр ул торган урынның нигезен салу белән шөгыльләнә. - Халык күптән инде, беренче булып куелган солдат һәйкәлен торгызуны сорап мөрәҗәгать итә иде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев. Нигезен яхшылап ясап,...

Бу көннәрдә шәһәрлеләр "Мәңгелек ут" һәйкәле тирәсендә бик кызу эш баруын күзәтеп үтә. Андагы солдат һәйкәле алынган, эшчеләр ул торган урынның нигезен салу белән шөгыльләнә.


- Халык күптән инде, беренче булып куелган солдат һәйкәлен торгызуны сорап мөрәҗәгать итә иде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев. Нигезен яхшылап ясап, яңаны элеккеге фотолар буенча ясатып, Екатеринбургтан алып кайтачаклар икән.
Бүгенге көндә фундамент салынган, солдат һәйкәле урнаштырылачак биек колонна ясап куелган. Бу - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына шәһәребездә башкарыласы зур эшләр башланып китте дигәнне аңлата. Яңа һәйкәл урнаштыру белән бергә, Геройлар аллеясы тәртипкә китереләчәк. Унике Советлар Союзы Героеның бюсты төзекләндереләчәк, аларны шулай ук буяп, чәчәкләр өчен җайланма кую планлаштырыла.
Проект буенча, Геройлар аллеясының дәвамы булып, Җиңү паркы барлыкка киләчәк. Ул "Лениногорскгаз" идарәсенә кадәр дәвам итеп, промзонаны обелиск каплап торачак. Ул исә арка формасында 1812, 1914 елгы, 1941-1945 елгы, Әфган һәм Чечен сугышын чагылдырган биш һәйкәлдән гыйбарәт булачак. Паркның мөһим элементы булып, хәрби техника тора. Ул ике пушка һәм гаубица, ягъни артиллерия коралының бер төреннән гыйбарәт.
Ә алынган солдат кая китәчәк? Аңа да урын тапканнар, ул Куакбаш авылына озатыла икән.
- Авылыбызның Җиңү паркында обелиск кына тора. Ел саен бәйрәм көнне мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән шунда җыелып, чәчәкләр салабыз, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алабыз. Киләсе елда бу урынга яңа һәйкәл урнаштырылачак дигән хәбәрне сөенеп кабул иттек. Ниһаять, үзебезнең солдатыбыз булачак, дип шатланабыз. Аның территориясе зурайтылып, һәлак булганнарның исемлеге яңартылачак. Элекесенә караганда, монысы уңайлырак һәм матуррак булыр дип уйлыйбыз, - ди Куакбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рушания Әхмәтҗанова.
Геройлар аллеясында башланган эшләр турында лениногорскилыларның фикерләрен белештем:
Сәрия Миргасыйсова, "Ветеран" үзәге хезмәткәре:
- Әнә шуны карый-карый киләм шул, нәрсә эшлиләр икән, дим. Нәрсә буласын төгәл белмим, әмма ремонтны зурдан кубып ясаганнары күренеп тора. "Мәңгелек ут"ны рәмонтлау кирәк иде инде. Бик тиз тоталар эшне. Әле кайчан гына үттем шуннан, иске һәйкәл тора иде. Бүген әнә һәйкәлнең нигезен тәмамлаганннар, колонна торгызып куйганнар. Солдатны шунда урнаштыралардыр инде, - ди.
Галина Васильева, пенсионер:
- Геройлар аллеясын төзекләндерүгә уңай карыйм. Монда торак йорт яисә нинди дә булса күңел ачу учреждениесе салырга җыенмыйлар бит. Ишеткәнемчә, монда күп нәрсә яңартылачак, хәрби техника, пушкалар да була икән дип тә сөйлиләр. Ремонттан соң ул бик матур хәтер урынына әверелергә тиеш, дип саныйм.
Үтеп баручы бер абзый:
- Солдат торганын беләм инде, нишләп белмәскә. Ә менә ремонттан соң нәрсә булачагын белмим дә, вакытыннан алда кызыксынмыйм да, эшләр тәмамлангач бәя бирербез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вечный огонь лениногорск