Заман сулышы

20 февраль 2015 яңалыклары

  • 20 февраль 2015 - 12:23
    Лениногорскилылар башкала интеллектуалларыннан көчлерәк
    Яшь лениногорскилылар XIII Бөтенроссия занковчылар республика марафонында уңышлы чыгыш ясады. Шактый карлаулы сынашта Лениногорск районы җыелма командасы (12 нче лицей) беренче урынга лаек, дип табылды. Икенче урында -Казан командасы, өченчедә - Яшел Үзән. Шәхси беренчелектә лениногорскилы Владислав Виноградов - икенче урында.
    849
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:59
    Лениногорскилылар “Алтын алка” чемпионатының көмеш призерлары
    Мамадыш шәһәрендә үткән "Алтын алка" республика этабының финал өлешендә 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында җиңүчеләрне котладылар. Анда безнең шәһәр хоккейчылары да бар. Беренче урын өчен республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 8 команда ярышты. Җиңүчеләрне "Алтын алка" клубы республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башкалар...
    464
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:18
    Лениногорскилы Ринат абый Вилдановка – 80 яшь
    Ринат Абдулла улы Вилданов исеме шәһәр һәм районда яшәүче татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. Озак еллар буена татар иҗтимагый үзәгенең җирле бүлекчәсен җитәкләгән кеше ул. Прибор заводында эшләгән, хәзер күптән инде лаеклы ялда, оныклар үстерешә. Шәһәр һәм районда үткән бер генә әдәби кичәдән дә калмый ул. "Чишмә" иҗат берләшмәсе утырышларына бик...
    903
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:00
    Лениногорскида сөт күпме савыла
    19 февральдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 39 тоннадан артыграк сөт тапшырган. Бер сыердан уртача 10,3 килограмм сөт савыла. Иң үп сөт җитештерүче хуҗалыклар: «Лениногорская» агрофирмасы» (15,3 кг бер сыердан), «Зеленогорский» үлекчәсе (14,7), «Хәбибуллин Ф.З» (13,7).
    896
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 10:51
    Лениногорск делегациясе Казанда булып кайтты
    Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация Казанда республика агропромышленность комплексларының үткән елгы эшчәнлегенә кагылышлы коллегиядә катнашып кайтты. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проблема-бурычлар турында сөйләнелде, язгы чәчү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Шулай ук «Казан ярминкәсе» үзәге мәйданчыгында урнаштырылган күргәзмә белән дә таныштылар.
    534
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 08:16
    157 мең сум “әллүр”
    Соңгы атнада гына бер үк төрле алдау ысулы кулланган мошенниклар кармагына Казанның ике өлкән яшьтәге хатын-кызы эләккән. Алданган пенсионерларның икесе дә Казанның Мәскәү районында яши. Билгесез кешеләр хокук саклау органы хезмәткәрләре исеменнән әлеге хатын-кызларның өй телефонына шалтыратып, оныкларының полиция бүлегендә булуын хәбәр итә. Аларны җинаять җаваплылыгыннан йолып калу өчен зур...
    563
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 06:17
    Лениногорскилы Әгъләс Шәйхетдиновка – 75 яшь
    Тормыштан ямь тапкан, рухи байлыкка ия, язмышын илаһи моңнан башка күз алдына да китерә алмаган кешеләрне яратам мин. Бүгенге көндә Куакбашта гомер итүче һәм җитмеш бишенче кышын каршыларга җыенучы шагыйрь һәм җырчы Әгъләс Шәйхетдинов әнә шундый моңсарларның берсе. 1940 елның 21 февралендә якты дөньяга килгәнлеген белдереп, елап аваз сала. Закир...
    685
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 06:07
    Лениногорскиның 10 нчы балалар бакчасында Халыкара туган тел көне
    Һәркемгә - үзенеке, безнең өчен татар теле якын. Тик аның якынлыгын ни дәрәҗәдә аңлыйбыз, балаларыбызга өйрәтәбезме? Менә шуларга 10нчы бакчаның татар теле тәрбиячесе Минзилә Могыйнова, сабыйларның әбиләрен җыеп, ачыклык кертергә тырышты. Бәйрәм түгел, 8 март җитмәгән, ниткән әбиләр чакыру ул, диярсез. Дөрес, алар бернинди бәйрәмдә түгел, ә түгәрәк өстәл артында,...
    886
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 05:48
    Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә – “Зарница” үткәрелде
    Күптән түгел Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбендә IV сыйныфтан алып VIII сыйныфка кадәр укучылар арасында "Зарница" хәрби-патриотик уены үткәрелде, дип хәбәр итә 2 нче мәктәп сайты. Һәр сыйныф командасы хәрби спорт һәм медицина әзерлеге буенча практик күнегүләр күрсәтте, тарихи викторина буенча белемнәрен тикшерде. "Зарница"ның уен гына түгел икәнлегенә төшенде. Нәтиҗәдә,...
    530
    0
    0
Реклама