Заман сулышы

Лениногорскиның 10 нчы балалар бакчасында Халыкара туган тел көне

Һәркемгә - үзенеке, безнең өчен татар теле якын. Тик аның якынлыгын ни дәрәҗәдә аңлыйбыз, балаларыбызга өйрәтәбезме? Менә шуларга 10нчы бакчаның татар теле тәрбиячесе Минзилә Могыйнова, сабыйларның әбиләрен җыеп, ачыклык кертергә тырышты. Бәйрәм түгел, 8 март җитмәгән, ниткән әбиләр чакыру ул, диярсез. Дөрес, алар бернинди бәйрәмдә түгел, ә түгәрәк өстәл артында,...

Һәркемгә - үзенеке, безнең өчен татар теле якын. Тик аның якынлыгын ни дәрәҗәдә аңлыйбыз, балаларыбызга өйрәтәбезме? Менә шуларга 10нчы бакчаның татар теле тәрбиячесе Минзилә Могыйнова, сабыйларның әбиләрен җыеп, ачыклык кертергә тырышты.


Реклама

Бәйрәм түгел, 8 март җитмәгән, ниткән әбиләр чакыру ул, диярсез. Дөрес, алар бернинди бәйрәмдә түгел, ә түгәрәк өстәл артында, проблеманы уртага салып сөйләшүдә катнашты. "Ак яулыклы ак әбиләр" дигән кичәне үткәрергә Минзилә ханымны нәрсә мәҗбүр иткән соң?

- Сер түгел, хәзер татар балалары авыз тутырып, үз телендә сөйләшми. Оят булса да әйтәм: миңа, татар теле тәрбиячесе буларак, татар балалары белән эшләве авыррак,- ди ул. - Бала хәзер вакытын күбрәк әби-бабай белән үткәрә, әти-әни эштә, чирләп китсә дә, әбиләр кирәк. Шуның өчен ак яулыклы әбиләребездән ярдәм сорыйсым килә, алар үз телебездә аралашып, шигырьләр өйрәтеп, сабыйлар янәшәсендә булсын иде.
10нчы балалар бакчасы телгә өйрәтү буенча яхшы эшәүчедән санала. Бакчага килеп кергәч, аптырап та киттем: һәр почмактан татар аһәңе яңгырый. Зурысы да, кечесе дә татарча сөйләшә. Әлеге бакча юкка гына узган ел "Иң яхшы билингваль (авт. ике телне өйрәтү) балалар бакчасы" республика конкурсында җиңеп, грант отмагандыр. Монда Минзилә Тәүфиковнаның өлеше зур булуын әйтеп узды мөдир Наталья Әхмәтшина.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 12 номер саныннан акый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: