Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация Казанда республика агропромышленность комплексларының үткән елгы эшчәнлегенә кагылышлы коллегиядә катнашып кайтты. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проблема-бурычлар турында сөйләнелде, язгы чәчү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Шулай ук «Казан ярминкәсе» үзәге мәйданчыгында урнаштырылган күргәзмә белән дә таныштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз