Заман сулышы

Лениногорскилылар “Алтын алка” чемпионатының көмеш призерлары

Мамадыш шәһәрендә үткән "Алтын алка" республика этабының финал өлешендә 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында җиңүчеләрне котладылар. Анда безнең шәһәр хоккейчылары да бар. Беренче урын өчен республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 8 команда ярышты. Җиңүчеләрне "Алтын алка" клубы республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башкалар...

Мамадыш шәһәрендә үткән "Алтын алка" республика этабының финал өлешендә 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында җиңүчеләрне котладылар. Анда безнең шәһәр хоккейчылары да бар.
Беренче урын өчен республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 8 команда ярышты. Җиңүчеләрне "Алтын алка" клубы республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башкалар бүләкләде.
Нәтиҗәдә, Мамадыш районының "Олимп" хоккей командасы I урынны яулады һәм 100 мең сумлык сертификатка ия булды. II урынны Лениногорск шәһәренең "Нефтяник" хоккей командасы яулап 50 мең сумлык сертификат алды. Чистополь районының "Черные пантеры" командасы III урынга лаек булды. Барлык командаларга да, шулай ук хоккей уйнарга кәшәкә алыр өчен бүләк сертификатлары тапшырылды.
http://informk.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: