Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

157 мең сум “әллүр”

Соңгы атнада гына бер үк төрле алдау ысулы кулланган мошенниклар кармагына Казанның ике өлкән яшьтәге хатын-кызы эләккән. Алданган пенсионерларның икесе дә Казанның Мәскәү районында яши. Билгесез кешеләр хокук саклау органы хезмәткәрләре исеменнән әлеге хатын-кызларның өй телефонына шалтыратып, оныкларының полиция бүлегендә булуын хәбәр итә. Аларны җинаять җаваплылыгыннан йолып калу өчен зур...

Соңгы атнада гына бер үк төрле алдау ысулы кулланган мошенниклар кармагына Казанның ике өлкән яшьтәге хатын-кызы эләккән. Алданган пенсионерларның икесе дә Казанның Мәскәү районында яши.
Билгесез кешеләр хокук саклау органы хезмәткәрләре исеменнән әлеге хатын-кызларның өй телефонына шалтыратып, оныкларының полиция бүлегендә булуын хәбәр итә. Аларны җинаять җаваплылыгыннан йолып калу өчен зур суммада акча кирәк булуын да җиткерә.
Мошенниклар сүзенә ышанган пенсионерларның берсе әйтелгән исәп-хисап номеры буенча 15 мең сум, ә икенчесе өч көн дәвамында күрше урамда көтеп торучы курьерга 157 мең сум акча бирә. Бары шуннан соң гына якыннарына шалтыратып, барысының да ялган булуына төшенә.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 157