Заман сулышы

7 октябрь 2015 яңалыклары

  • 7 октябрь 2015 - 12:56
    Лениногорскида эш эзләүчеләр өчен ярминкә үтте
    Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар һәм теләгән һәркем- барлыгы 207 кеше катнашты. Ярминкәгә килгән кешеләргә машина йөртүче, йөк ташучы, фрезерчы, токарь,слесарь, сатучы, җыештыручы,сакчы һәм башка белгечләр буенча 200дән артык эш урыны тәкъдим ителде.
    426
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 12:20
    Владимир Путинга 63 яшь тулды
    Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга 63 яшь тулды. В.Путин 1952 нче елның 7 нче октябрендә Ленинградта туган. 2008-2012 нче елларда Владимир Путин РФ Хөкүмәте Рәисе вазыйфасын башкарды. 2012 нче елның 4 нче мартында Президент сайлауларында Путин 63,6 процент тавыш җыеп, кабат җиңеп чыкты, һәм 2012 нче елның 7 нче...
    418
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 10:53
    Татар эстрадасы җырчылары катнашында "Кабатла" – яңа шоу көтелә
    Тиздән татар эстрадасы сәхнәсендә "Кабатла" дип исемләнгән яңа проект тәкъдим ителәчәк. Аның үзенчәлеге шунда: концертта танылган артистлар бер-берсенең җырын башкарачак. Мондый тамашаның моңа кадәр булганы юк иде әле, - диде проектның авторы һәм режиссеры Гөлназ Сәфәрова "Барс Медиа"да узган матбугат очрашуында. Биредә артистлар һәм проектны оештыручылар журналистларга яңа тамашаның кайбер...
    683
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 10:33
    Югары Чыршылыдагы Вафиннар гаиләсендә бишенче кыз туды
    Кичә шәһәребезнең бала тудыру йортыннан әтиләре Әкъдәс абый хатынын һәм бәбине чәчкәләр белән каршы алып, "Лимузин"га утыртып, өйләренә алып кайтып китте. Әлеге гаиләнең иң олы кызлары Альбинага 19 яшь, аннан 17 яшьлек Эльвира - алар икесе дә Әлмәттә укыйлар, ә Эльмира 7 сыйныфта белем ала, моңарчы төпчек булып торган Риана...
    587
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 08:06
    19 яшьлек кызны туган көнендә үтергәннәр
    Казан шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек кызны туган көнендә үтергәннәр, дип хәбәр итә "Эфир 24" тапшыруы. Кызның туган көненә җыелган компаниядә тавыш чыга. Туган көне булган 19 яшьлек кыз һәм аның иптәш кызы арасында тавыш чыга. Шуннан соң иптәше кулына пычак ала һәм 19 яшьлек кызның йөрәгенә кадый, үз-үзенә кул салырга...
    536
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 07:52
    Лениногорскиның Чайковский урамында юл һәлакәте булган
    Бүген иртән 8.00 сәгатьтә Лениногорскиның Чайковский урамында юл һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешкән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәбе һәм зыян күрүчеләрне ачыклау бара.
    549
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 06:48
    Лениногорскилы Мөнирә Гавареевага – 90 яшь
    Шәһәребезнең Заварыкин урамында яшәүче тыл ветераны Мөнирә апа Гавареева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән Сарман районыннан булса да, кырык елдан артык Лениногорскида яши. 1943 елда сберкассада кассир булып эшли башлый ул һәм пенсия яшенә кадәр сайлап алган һөнәренә тугры булып кала. Безнең якларга килеп урнашкач та,...
    613
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 06:44
    Лениногорскида «Бердәмлек» дигән волонтерлар хәрәкәте оешты
    «Логос» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә «Бердәмлек» волонтерлар хәрәкәте оешты. Хәрәкәттә катнашучылар социологик сораштыру, акцияләрдә, конкурсларда катнашу һәм башкаларга ярдәм күрсәтү инициативасын хуплады. Дуслар табарга, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә теләүче егет-кызлар волонтерлар хәрәкәтенә кушыла ала. Моның өчен һәр сишәмбе 15.30да Садриев урамында урнашкан, 23 нче йортка килергә кирәк. Белешмә өчен телефон: 2-17-98.
    627
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 06:37
    Лениногорскида алтын да, нефть тә урлыйлар
    28 сентябрь-4 октябрь аралыгында шәһәр һәм районда ун җинаять теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 90 административ беркетмә төзеде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 190 очрак теркәлеп, җиде автомобиль йөртүче исерек хәлдә тоткарланды. Дүрт юл һәлакәтендә биш кеше зыян күрде. Алтын да, нефть тә 29 сентябрь көнне балалар хастаханәсеннән алты мең сумлык...
    709
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 06:14
    Лениногорск инвалидлар җәмгыятендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
    Инвалидлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулу һәм Өлкәннәр көне уңаеннан, Инвалидлар җәмгыяте шәһәр хакимияте, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелеге, депутат Ринат Шафигуллин, "Витязь" сак предприятиесе җитәкчелеге ярдәме белән 100гә якын Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына азык-төлек тутырылган пакетлар таратты. Инвалидлар җәмгыяте рәисе О.Л.Кабацкий
    449
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 06:00
    Ике баласын калдырып якты дөньядан киткән
    Узган төндә Казанның Чуйков урамындагы бер йортның тугызынчы катыннан 37 яшьлек хатын-кыз егылып төшеп үлгән. Хатын-кызның өс киеменнән булуы хәбәр ителә. Егылып төшкәндә ул фонарь баганасына да бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук вафат булган. Күршеләре әйтүенчә, әлеге гаилә дус-тату, җитеш тормышта яшәгән. Мәрхүмәнең балигъ булмаган ике баласы, тормыш...
    486
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 05:55
    Алдынгы районнар исемлегенә Лениногорск кергәнме
    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясендә беренчелектә баручы районнарны атады. Иң күп ашлык җитештергән район - Арча. Биредә барлыгы 150,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык - гектарына 29 центнер. Икенче урында - Актаныш, өченчедә - Азнакай. Уңдырышлылык аеруча югары...
    432
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 05:37
    Үзәк китапханәдә Өлкәннәр өчен бәйрәм оештырылды
    30 сентябрь көнне Лениногорскиның Үзәк китапханә хезмәткәрләре Инвалидлар җәмгыяте белән берлектә Өлкәннәр көненә чәй табыны һәм "Сударушка" күмәк җырлау төркеме концерт оештырган иде. Инвалидлар җәмгыяте рәисе О.Л.Кабацкий
    524
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 05:08
    Лениногорскида юеш кар ява
    Лениногорскида бүген, 7 октябрь көнне болытлы көн. Юеш кар һәм яңгыр ява. Температура көндез +1, төнлә 0 градус. 8 октябрь көнне, шулай ук болытлы көн, көне буе кар явачак. Температура көндез -1, төнлә -3 градус булыр. 9 октябрь көнне кар явачак. Температура көндез 0, төнлә -3 градус булачак, дип фаразлый...
    505
    0
    0
Реклама