Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татар эстрадасы җырчылары катнашында "Кабатла" – яңа шоу көтелә

Тиздән татар эстрадасы сәхнәсендә "Кабатла" дип исемләнгән яңа проект тәкъдим ителәчәк. Аның үзенчәлеге шунда: концертта танылган артистлар бер-берсенең җырын башкарачак. Мондый тамашаның моңа кадәр булганы юк иде әле, - диде проектның авторы һәм режиссеры Гөлназ Сәфәрова "Барс Медиа"да узган матбугат очрашуында. Биредә артистлар һәм проектны оештыручылар журналистларга яңа тамашаның кайбер...

Тиздән татар эстрадасы сәхнәсендә "Кабатла" дип исемләнгән яңа проект тәкъдим ителәчәк. Аның үзенчәлеге шунда: концертта танылган артистлар бер-берсенең җырын башкарачак.
Мондый тамашаның моңа кадәр булганы юк иде әле, - диде проектның авторы һәм режиссеры Гөлназ Сәфәрова "Барс Медиа"да узган матбугат очрашуында. Биредә артистлар һәм проектны оештыручылар журналистларга яңа тамашаның кайбер серләрен ачты.
Иң элек Гөлназ Сәфәрова әлеге идеяның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. "Узган ел Ринат Рахматуллин авырту сәбәпле, үз концертына килә алмады. Эстраданың популяр җырчылары Ринатның җырларын башкарып, концертны "коткарды". Ул концерт үземә дә ошады, аннан соң шушы проектның идеясы барлыкка килде", - диде Г.Сәфәрова. Аның әйтүенчә, проект рус каналларында баручы "Один в один", "Точь в точь" тапшыруларын кабатламаячак. "Монда һәр җырчы үз-үзе булып, үз стилендә җырлый. Әлбәттә, җырчыларга битлек ясап, төрле костюмнар кидертеп, концерттан шоу ясарга була, әмма бу зур чыгымнар таләп итә", - диде Г.Сәфәрова.
Җырчы парларны Гөлназ музыкаль продюсер Гөлнара Абаева белән бергә сайлаган. "Өлкәнрәк артистлар арасында проектта катнашудан баш тартучылар да булды", - ди Гөлназ. Әмма ТР халык артисты Бәширә Насырова, киресенчә, бик теләп ризалашкан. "Мин проектның мәгънәсен "Бер картлыкта - бер яшьлектә " дип аңлыйм. Өлкән артистлар яшь җырчыларның җырын башкарып, безнең буын тамашачысының игътибарын яшьләргә юнәлтү, яшьләргә якынайту бурычын башкарачак. Яшь җырчылар белән аралашу миңа уңай энергия, рух күтәренкелеге бирә. Ландыш Нигъмәтҗанованың кызу темптагы җырын башкарачакмын. Миңа, гомумән, аның репертуары ошый, үзе дә күз явын алырлык чибәр ул. Без Ландыш белән күптәннән таныш, үзара яхшы мөнәсәбәттә", - дип сөйләде Бәширә Насырова.
- Җырчы булганчы ук, Бәширә апаның җырлавын яратып тыңладым. Кассеталарын тыңлаганда, аның башкару осталыгына таң калып, авызымны ачып утыра идем. Бөтен җырын яттан беләм. Аллага шөкер, Бәширә апаның җырын башкару насыйп булды. Концертта аның салмак җырын тәкъдим итәчәкмен", - ди Ландыш Нигъмәтҗанова. Шуны да әйтергә кирәк: концертта кайбер артистлар баянга җырлаячак.
Тамашада ике ир-ат җырчы, яки ике хатын-кыз җырчы гына түгел, хәтта ир-ат җырчы белән хатын-кыз җырчы да бер-берсенең җырын башкарачак. Шундыйларның берсе - Булат Нигъмәтуллин һәм Ильмира Нәгыймова. "Ильмира - үзенчәлекле җырчы, ул җырларын башкарганда, борылмалар куллана. Мин аның "Буламы соң?" җырын башкарырга җыенам. Ильмира кебек булдыра алмасам да, кайбер урыннарын аныңча җырларга тырышырмын. Гомумән, минемчә, бу проектта катнашу - һәр артист өчен сынау, үз-үзен тикшерү", - диде Булат Нигъмәтуллин.
Раяз Фасыйховның салмак җырын башкарачак Фирдүс Тямаевның бу проектка карата үз фикере: "Яшерен-батырын түгел, артистлар бер-берсен "чәйнәргә" ярата. Ә бу проект безне үзара дуслаштыра, берләштерә. Безгә халыкка шушы дуслыкны күрсәтү мөһим. Артистларның проектта катнашуы - бер-берсенә хөрмәт күрсәтү дип уйлыйм".
ТР халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исә Ләйсән Гыймаева репертуарыннан җырлаячак җырны әле сайламаган, ә Ләйсән аның "Галигә барам" җырын башкарачак. Хәмдүнә апа очрашуга килгән артистларга тавыш саклау һәм башка өлкәдәге киңәшләрен бирде: "Беренчедән, тавыш булсын өчен йокы туйганчы йокларга кирәк, икенчедән, бәрәңге парында утыру, бәрәңге ашау да файдалы".
23 октябрьдә "Уникс"та узачак "Кабатла" концертында Бәширә Насырова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев һәм Раяз Фасыйхов, Алсу Әбелханова һәм Индива, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Ләйсән Гыймаева, Булат Нигъмәтуллин һәм Илмира Нәгыймова, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар һәм Артур-Марат, Закир Шаһбан һәм Илдар Әхмәтов, Илсаф һәм Ленар Сәйфиев һәм башка артистлар - барлыгы 11 пар бер-берсенең иң танылган җырларын башкарыр дип көтелә. Моннан тыш, кайбер җырчылар дуэт белән дә чыгыш ясаячак. Тамашаны Айваз Садыров алып барачак, икенче алып баручының исемен сер итеп калдырдылар. Аның театр артисткасы икәне генә мәгълүм.
Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новое музыкальное шоу кабатла кабатла