Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Мөнирә Гавареевага – 90 яшь

Шәһәребезнең Заварыкин урамында яшәүче тыл ветераны Мөнирә апа Гавареева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән Сарман районыннан булса да, кырык елдан артык Лениногорскида яши. 1943 елда сберкассада кассир булып эшли башлый ул һәм пенсия яшенә кадәр сайлап алган һөнәренә тугры булып кала. Безнең якларга килеп урнашкач та,...

Шәһәребезнең Заварыкин урамында яшәүче тыл ветераны Мөнирә апа Гавареева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Тумышы белән Сарман районыннан булса да, кырык елдан артык Лениногорскида яши. 1943 елда сберкассада кассир булып эшли башлый ул һәм пенсия яшенә кадәр сайлап алган һөнәренә тугры булып кала. Безнең якларга килеп урнашкач та, үзәк сберкассада кассир-тикшерүче эшен башкара. Исеме һәрвакыт Мактау тактасында була, рәхмәт һәм мактау кәгазьләрен әле дә саклый ул.
- Туксан яшь тулуына әле үзем дә ышанып бетә алмыйм. Паспортымны алып, туган елым язылган битне ачып карыйм. Бәрәкалла, күпме вакыт узган дип куям аннары, - ди ул. - Заманында без кыйммәтле кадр идек, эшемне бик яратып башкардым, шуңа әле дә хөрмәт күрсәтәләр. Элек кеше гадирәк иде, күрше-күләннәр белән дә гөрләшеп яшәдек. Бер-беребезгә фатир ачкычларын ышанып калдырып китә идек. Хәзер алай түгел шул, күршегә керү түгел, күбесе исәнләшә дә белми.
Ул көнне Мөнирә апа котлау сүзләрен күп кабул итте. Олы юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин да Рәхмәт хаты җибәргән. Үзен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән котлап, бүләк тә тапшырдылар.
Зилә Мөдәррисова, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь Лениногорск Юбилей мунира гавареева