Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида алтын да, нефть тә урлыйлар

28 сентябрь-4 октябрь аралыгында шәһәр һәм районда ун җинаять теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 90 административ беркетмә төзеде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 190 очрак теркәлеп, җиде автомобиль йөртүче исерек хәлдә тоткарланды. Дүрт юл һәлакәтендә биш кеше зыян күрде. Алтын да, нефть тә 29 сентябрь көнне балалар хастаханәсеннән алты мең сумлык...

28 сентябрь-4 октябрь аралыгында шәһәр һәм районда ун җинаять теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 90 административ беркетмә төзеде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 190 очрак теркәлеп, җиде автомобиль йөртүче исерек хәлдә тоткарланды. Дүрт юл һәлакәтендә биш кеше зыян күрде.
Алтын да, нефть тә
29 сентябрь көнне балалар хастаханәсеннән алты мең сумлык кәрәзле телефон урлана. Карак әлегә кадәр ачыкланмаган.
Карл Маркс урамы, 63 нче йорт ишегалдыннан скутер урлана, аны шул тирәдә яшәүче балалар алып киткән була.
2 октябрьдә Ленинградская урамындагы ломбардтан пенсионер хатынның 24 меңлек алтын эшләнмәләре салынган янчыгы урлана. "Кайнар эзләр" буенча 1957 елгы хатын тоткарланып, алтыннар хуҗасына кайтарыла.
Үзбәк авылы янәшәсендәге торбаны уеп нефть урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрнең 24 тоннага якын нефть урлавы ачыкланган.
Руль артында исерек
Исерек килеш автомобиль йөртүе өчен юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, кабат аек булмаган хәлдә руль артына утыручы дүрт автомобильчегә карата җинаять эше кузгатылды.
3 октябрьдә Моряков урамындагы бер йорт подъездында һәм гараж стеналарында экстремистик язмалар һәм фашист свастикасы сурәте барлыгы ачыклана. Аны хулиганлык өчен хөкем ителгән 1988 елгы лениногорскилы ясаганы билгеле була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорский район криминал в лениногорском районе криминал

2
X