Ике баласын калдырып якты дөньядан киткән
Узган төндә Казанның Чуйков урамындагы бер йортның тугызынчы катыннан 37 яшьлек хатын-кыз егылып төшеп үлгән.
Хатын-кызның өс киеменнән булуы хәбәр ителә. Егылып төшкәндә ул фонарь баганасына да бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук вафат булган.
Күршеләре әйтүенчә, әлеге гаилә дус-тату, җитеш тормышта яшәгән. Мәрхүмәнең балигъ булмаган ике баласы, тормыш...
Узган төндә Казанның Чуйков урамындагы бер йортның тугызынчы катыннан 37 яшьлек хатын-кыз егылып төшеп үлгән.
Хатын-кызның өс киеменнән булуы хәбәр ителә. Егылып төшкәндә ул фонарь баганасына да бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук вафат булган.
Күршеләре әйтүенчә, әлеге гаилә дус-тату, җитеш тормышта яшәгән. Мәрхүмәнең балигъ булмаган ике баласы, тормыш иптәше калган. Фаҗига вакытында ире өйдә дә булмаган. Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз