Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алдынгы районнар исемлегенә Лениногорск кергәнме

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясендә беренчелектә баручы районнарны атады. Иң күп ашлык җитештергән район - Арча. Биредә барлыгы 150,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык - гектарына 29 центнер. Икенче урында - Актаныш, өченчедә - Азнакай. Уңдырышлылык аеруча югары...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясендә беренчелектә баручы районнарны атады.
Иң күп ашлык җитештергән район - Арча. Биредә барлыгы 150,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык - гектарына 29 центнер. Икенче урында - Актаныш, өченчедә - Азнакай. Уңдырышлылык аеруча югары булган район - Балтач. Биредә бер гектар җирдән якынча 37 центнер уңыш җыеп алынган.
Иң күп бәрәңге җитештергән район - Арча. Биредә якынча 64 мең тонна бәрәңге уңышы җыйганнар. Уңдырышлылык буенча шулай ук Арчага тиңнәр юк. Биредә бәрәңге уңышы бер гектарга якынча 320 центнер тәшкил итә.
Шикәр чөгендере буенча иң зур уңдырышлылык күрсәткән район - Зәй (гектарына 420 центнер). Җыеп алынган уңыш күләме буенча Зәй шулай ук алдынгы урынны тота. Биредә шикәр чөгендере уңышы 350 мең тонна булган.
Җитештерелгән ит күләме буенча беренче урында - Тукай районы. Биредә 97 мең тонна кош, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.
Җитештерелгән сөт күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә агымдагы елның 9 аенда барлыгы 48 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан савыла торган сөт күләме буенча хәзерге вакытта Саба - беренче. Биредә бер сыердан якынча 17 килограмм сөт савыла. Ел башыннан ук санаганда исә, Әтнә районына тиңнәр юк. Биредә бу күрсәткеч бер сыерга 5,5 мең литр туры килә.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорский район районы татарстана

2
X