Заман сулышы

21 октябрь 2015 яңалыклары

  • 21 октябрь 2015 - 11:05
    Лениногорскида республикакүләм ЗАГС идарәсенең коллегиясе узды
    21 октябрьдә Лениногорскида Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең коллегия утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, республика ЗАГС идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиева, республика муниципаль районнарның ЗАГС начальниклары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты. Кунаклар шәһәребездәге яңа ЗАГС бинасының матурлыгына сокланды. Рәгать Хөсәенов бинаның...
  • 21 октябрь 2015 - 11:01
    Чаллыда ветеранны кыйнап үтергәннәр?
    Әлеге сорауга "Беренче канал" җавап табарга тырыша. Коточкыч вакыйга турында "Пусть говорят" тапшыруында күрсәтәчәкләр. Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә йөри. Бу фаҗига белән "Беренче канал" журналистлары да кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак, дип...
  • 21 октябрь 2015 - 10:57
    Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр
    Россия хокук сакчылары баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәза вакытын кичектереп торуны кирәк саный. Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8...
  • 21 октябрь 2015 - 10:35
    Лениногорск укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” бирелде
    "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Лениногорск үзәк китапханәсендә Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләр алды. Бу көндәлекләр укучыларның эш дәфтәрләре кебек булачак. Укучылар аның аша җирле мәдәни оешмалар белән таныша ала. Көндәлекнең максаты - укучыларда китапханәләргә, музейларга, мәдәни мәйданчыкларга игътибар юнәлтү. Уку елы дәвамында укучылар төрле экскурсияләргә...
  • 21 октябрь 2015 - 10:05
    Әлмәттә үлгән егет турында тулырак мәгълүмат
    Фаҗига 19 октябрь кичендә булды. "Нефтяник" хоккей клубының балалар спорт мәктәбе шәкерте, "Нефтяник-2001" командасының капитаны һәм иң яхшы уенчыларыннан берсе булган Вадим Веселковның гомере өзелде. Ул көнне үсмерләрнең күнегүләре булмый. шуннан файдаланып, күрәмсең, егетләр кинотеатрга барырга була. шуннан кайтып килешли Вадим аңын югалтып егыла, тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм...
  • 21 октябрь 2015 - 08:41
    Лениногорскилылар Кудо буенча Ачык Чемпионатта призлы урыннар яулады
    Лениногорскиның "Яшьлек" спорткомплексында 17 - 18 октябрь көннәрендә Кудо буенча республика Беренчелеге һәм Ачык Чемпионат үтте. Шулай ук, шәһәр мэры Кубогына Кудо буенча балалар фестивале дә узды. Анда Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрдән килгән спортсменнар катнашты. Олы яшьтәге егетләр арасыннан Лениногорск спортсменнары - Рамил Газизов һәм...
  • 21 октябрь 2015 - 08:24
    Лениногорскилылар! Игътибар!
    Лениногорск районы Эчке эшләр бүлеге исегезгә төшерә: Эчке Эшләр Министрлыгы өлкәсендә дәүләт ярдәмен алыр өчен www.gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк, яисә Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Күпфункцияле Үзәккә мөрәҗәгать итәргә.
  • 21 октябрь 2015 - 08:04
    Лениногорскилы Наил Шәрифуллин С.Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек булган
    Аны иртәгә Әлмәт драма театрында тапшырачаклар. Якташыбыз Наил Шәрифуллин әлеге бүләккә "Кая бара бу дөнья?" җыентыгы өчен лаек булган. Әлеге премия "Татнефть" җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан ел саен көз көне тапшырыла.
  • 21 октябрь 2015 - 07:34
    Лениногорскилыга Президент рәхмәт белдергән
    «Сәхнәдән Президент Рөстәм Миңнеханов кулын­нан бүләк чыгып алганда, дулкынландым, аякларыма хәтле калтырады», ди «Кошчы­лык фабрика­сы» җәмгыяте азык цехы операторы Тамара Есипова. Күптән түгел Казанда узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә катнашкан вакытларын шулай дип сөйли ул. Анда аңа Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган. Районда бик сирәк...
  • 21 октябрь 2015 - 07:08
    Россиянең иң яхшы 200 эре компаниясе арасында безнекеләр дә бар
    Татарстанның дүрт нефть һәм ике автомобиль компаниясе Россиянең иң яхшы 200 шәхси оешмасы исемлегенә кергән. Әлеге рейтинг Forbes журналы тарафыннан төзелгән. Исемлектә 8 нче урында "Татнефть" оешмасын күрәбез. Ә "Түбәнкаманефтехим" рейтингның 43 нче баскычында. Татарстанның калган оешмалары мондый тәртиптә урнашкан: "ТАИФ-НК" - 47, "КАМАЗ" - 60, Чаллының "Транстехсервис"ы - 108,...
  • 21 октябрь 2015 - 06:12
    Кызны кунакка чакырып буып үтергән
    Күптән түгел Казан шәһәренең Коллективная урамындагы бер йорт янында 24 яшьлек кызның үле гәүдәсе табыла. Оператив-тикшерү эзләре буенча 25 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таный, сак астына алынган, тикшерү эшләре бара. Ни өчен гаепләүләренең сәбәбе мондый: алар 13 октябрь көнне таныша. Егет аны үзенә кунакка чакыра. Алар арасында ачуланышу...
  • 21 октябрь 2015 - 05:55
    Авырмаучы хезмәткәрләргә өстәмә ял көннәре бирелә
    Ел дәвамында бер тапкыр да больничный алмаган россиялеләрне түләнә торган өстәмә отпуск көннәре белән бүләкләргә тәкъдим итәләр. Идея авторы - Россия Җәмәгать палата әгъзасы Владислав Гриб фикеренчә, авырмаучы хезмәткәрләр башкалардан, ким дигәндә, өч көнгә күбрәк ял итәргә тиеш. Мондый чара россиялеләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга этәрәчәк, дип саный Гриб....
  • 21 октябрь 2015 - 05:13
    Лениногорскида бүген аяз, ләкин -2, -4 градус салкын
    Бүген, 21 октябрь көнне аяз көн, явым-төшем көтелми. Температура көндез -2, төнлә -4 градуска кадәр салкын булачак. 22 октябрь көнне аяз көн. Температура көндез 0, төнлә -5 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлана.
Реклама