Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида республикакүләм ЗАГС идарәсенең коллегиясе узды

21 октябрьдә Лениногорскида Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең коллегия утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, республика ЗАГС идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиева, республика муниципаль районнарның ЗАГС начальниклары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты. Кунаклар шәһәребездәге яңа ЗАГС бинасының матурлыгына сокланды. Рәгать Хөсәенов бинаның...

21 октябрьдә Лениногорскида Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең коллегия утырышы узды.
Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, республика ЗАГС идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиева, республика муниципаль районнарның ЗАГС начальниклары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Кунаклар шәһәребездәге яңа ЗАГС бинасының матурлыгына сокланды. Рәгать Хөсәенов бинаның Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тиз арада өлгертелгәне турында сөйләде.
Альбина Шәвәлиева ЗАГСларның тугыз айлык эшчәнлегенә анализ ясады, электрон хезмәтләр турында мәгълүмат бирде.
Коллегия утырышы ахырында бүләкләү тантанасы узды, җирле үзидарәдә эшләүчеләр бүләкләнде, чөнки гражданлык хәле актларын теркәү полномочияләре аларга да бирелде. Безнең районнан Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фирдәвес Могыйнова Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты белән, Федотовка җирлеге башлыгы урынбасары Любовь Степанова Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС