Заман сулышы

Лениногорскилылар Кудо буенча Ачык Чемпионатта призлы урыннар яулады

Лениногорскиның "Яшьлек" спорткомплексында 17 - 18 октябрь көннәрендә Кудо буенча республика Беренчелеге һәм Ачык Чемпионат үтте. Шулай ук, шәһәр мэры Кубогына Кудо буенча балалар фестивале дә узды. Анда Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрдән килгән спортсменнар катнашты. Олы яшьтәге егетләр арасыннан Лениногорск спортсменнары - Рамил Газизов һәм...

Лениногорскиның "Яшьлек" спорткомплексында 17 - 18 октябрь көннәрендә Кудо буенча республика Беренчелеге һәм Ачык Чемпионат үтте. Шулай ук, шәһәр мэры Кубогына Кудо буенча балалар фестивале дә узды.
Анда Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрдән килгән спортсменнар катнашты.
Олы яшьтәге егетләр арасыннан Лениногорск спортсменнары - Рамил Газизов һәм Руслан Лущиков I урын, Булат Хәйруллин һәм Илшат Талипов - II урын, Азат Абдуллин III урынга лаек була.
Кудо буенча балалар арасында лениногорскилылардан I урынны Роман Вахрушев, А.Юнусов, В.Кошкин, II урынны Р.Юрин, III урынны Б.Хаев яулый.
Команда ярышында Лениногорск шәһәре командасы лаеклы II урынны ала.
Мәгълүмат һәм фотолар https://vk.com/gorod_leninogorsk сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: