Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авырмаучы хезмәткәрләргә өстәмә ял көннәре бирелә

Ел дәвамында бер тапкыр да больничный алмаган россиялеләрне түләнә торган өстәмә отпуск көннәре белән бүләкләргә тәкъдим итәләр. Идея авторы - Россия Җәмәгать палата әгъзасы Владислав Гриб фикеренчә, авырмаучы хезмәткәрләр башкалардан, ким дигәндә, өч көнгә күбрәк ял итәргә тиеш. Мондый чара россиялеләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга этәрәчәк, дип саный Гриб....

Ел дәвамында бер тапкыр да больничный алмаган россиялеләрне түләнә торган өстәмә отпуск көннәре белән бүләкләргә тәкъдим итәләр.
Идея авторы - Россия Җәмәгать палата әгъзасы Владислав Гриб фикеренчә, авырмаучы хезмәткәрләр башкалардан, ким дигәндә, өч көнгә күбрәк ял итәргә тиеш. Мондый чара россиялеләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга этәрәчәк, дип саный Гриб. Аныңча, авырган вакытта хезмәткәргә эш урыныннан һәм Федераль иминият хезмәтеннән түләүләр каралган, шул ук вакытта сәламәт хезмәткәрләр өчен бернинди дә бонуслар юк.
Хәзер россиялеләрнең 28 көнлек еллык түләнә торган отпускка хакы булуын искәртеп узыйк, әмма эш белән тәэмин итүче хезмәткәрләргә күбрәк ял итү мөмкинлеген дә бирә ала. Хезмәт кодексының 116 нчы маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр, производство һәм финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, хезмәткәрләре өчен өстәмә отпуск көннәрен билгели ала.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выходной