Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” бирелде

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Лениногорск үзәк китапханәсендә Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләр алды. Бу көндәлекләр укучыларның эш дәфтәрләре кебек булачак. Укучылар аның аша җирле мәдәни оешмалар белән таныша ала. Көндәлекнең максаты - укучыларда китапханәләргә, музейларга, мәдәни мәйданчыкларга игътибар юнәлтү. Уку елы дәвамында укучылар төрле экскурсияләргә...

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Лениногорск үзәк китапханәсендә Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләр алды.


Бу көндәлекләр укучыларның эш дәфтәрләре кебек булачак. Укучылар аның аша җирле мәдәни оешмалар белән таныша ала. Көндәлекнең максаты - укучыларда китапханәләргә, музейларга, мәдәни мәйданчыкларга игътибар юнәлтү. Уку елы дәвамында укучылар төрле экскурсияләргә барып, концерт, мәдәни чараларны күреп, "Мәдәни көндәлеккә" язып барачак.
Шулай ук, Куакбаш авылы китапханәсендә "Татарстан - туган йортыбыз", Иске Иштирәк авылы китапханәсендә "Могҗиза иленә сәяхәт" дигән мәдәни дәресләр үткәрелде. Укучыларга көндәлекләр таратылды һәм аны ничек тутырып барырга күрсәтелде.
Лениногорскиның Үзәк китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культурный дневник школьника