Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилыга Президент рәхмәт белдергән

«Сәхнәдән Президент Рөстәм Миңнеханов кулын­нан бүләк чыгып алганда, дулкынландым, аякларыма хәтле калтырады», ди «Кошчы­лык фабрика­сы» җәмгыяте азык цехы операторы Тамара Есипова. Күптән түгел Казанда узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә катнашкан вакытларын шулай дип сөйли ул. Анда аңа Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган. Районда бик сирәк...

«Сәхнәдән Президент Рөстәм Миңнеханов кулын­нан бүләк чыгып алганда, дулкынландым, аякларыма хәтле калтырады», ди «Кошчы­лык фабрика­сы» җәмгыяте азык цехы операторы Тамара Есипова.


Күптән түгел Казанда узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә катнашкан вакытларын шулай дип сөйли ул. Анда аңа Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган. Районда бик сирәк кешеләргә андый хөрмәтләү эләгә әле. «Минем өчен зур бүләк булды, шундый шатландым, район исеменнән бирелгән Мактау грамоталарым булса да, мондые юк иде әле», ди. Башкала да, бәйрәм үткән бина - «Корстон» үзәге дә ошаган үзенә.
Тамара Есипова - җәмгыятьнең азык цехында бердәнбер хатын-кыз, биредә ул дистә ел көч куя. Ире дә фабрикада эшли. Аның чакыруы буенча килгән дә инде. Моңарчы туган шәһәре Бөгелмәдә ательеда тегүче булып эшләгән. Әлбәттә, тукыма күтәреп йөрергә өйрәнгән ханыма катнаш азык тутырылган капчыклар ташу җиңелләрдән бирелмәгән. Ләкин моңа әкренләп күнеккән. Хәзер инде капчыкны «эх» тә итмичә күтәреп куя.
- Минем эшне бүлеп торганым юк, җиһазларның каеше өзелсә, аны алыштырып куям. Кайбер вакытта идән юарга да булышам, - ди ул.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 77 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благодарственное письмо

2
X