Заман сулышы

15 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 15 ноябрь 2015 - 17:10
    Лениногорскида телетапшырулар вакытлыча күрсәтмәячәк
    16 ноябрьдә радиотелеүзәктә профилактик чаралар үткәрү планлаштырыла. Шул сәбәпле, җиһазлары телеүзәктә булган телерадиокомпанияләрнең барлык тапшырулары да вакытлыча күрсәтми торачак. Ремонт эшләрен 16 ноябрь көнне иртәнге 8 дән алып кичке 16.00 кадәр башкарырга уйлыйлар.
    669
    0
    0
  • 15 ноябрь 2015 - 16:43
    "Заман сулышы"на район башлыгы рәхмәт хаты тапшырды
    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлеге, әлеге теманы оста яктыртуы өчен Мәдәният сарае сәхнәсендә җирле массакүләм-мәгълүмат чараларын, шул исәптән "Заман сулышы" коллективын да билгеләп үттеләр. Ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы вакытында булды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов коллектив җитәкчеләренә Рәхмәт хаты тапшырды, уңышлар теләде. Гүзәлия Нигъматзянова фотосы
    582
    0
    0
  • 15 ноябрь 2015 - 16:29
    Илфак Шиһапов: "Ярый әле хатын кыз булып тумаганмын"
    Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Нишлисең, шулай килеп чыкты инде. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә... К үптәннән бүгенге авыл хатынының бер көне ничек үткәнен язасым килеп йөри иде. Әтнә районының Күлле Киме авылында яшәүче Чулпан Сәлахова белән сөйләшкәч, теләгем ныгыды гына. Чулпан авылның «элитный» урынында...
    816
    0
    0
  • 15 ноябрь 2015 - 16:00
    «Хаҗи булган кеше тормышка башкачарак карый» (ӘҢГӘМӘ)
    Шәһәр һәм районда яшәүче дистәдән артык кеше хаҗ кылып кайтты. Анда барганнардан ишеткән бар, әлеге изге җиргә бер баргач, күңел гел шунда тарта ди. "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Исмаил хәзрәт Сингатуллин, быел бармаса да, хаҗ сәфәрендә берничә тапкыр булган кеше. Әңгәмәбез шул хакта. - Исмаил хәзрәт, күңелегездә нинди тәэсирләр калдырды ул...
    1048
    0
    0
  • 15 ноябрь 2015 - 15:00
    «Атны чыбыркылап түгел, шикәр ашатып өйрәтергә кирәк»
    Атлар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр безнең районда әллә ни күп түгел, саный китсәң - кул бармаклары да җитәдер. Аларның берсе - Иске Шөгер авылында яшәүче Әмир абый Сәйфетдинов. Үзе әйтмешли, ул туганнан бирле атта. Яңа Шөгердә туып-үскән егет гаиләсе атсыз тормышны күз алдына да китерә алмый: кечкенәдән алар янында. Бахбайларны җигәргә...
    807
    0
    0
  • 15 ноябрь 2015 - 13:30
    “Күз яшьләре төшмәсен...”
    Әгәр берәрсе «Вәхшилек кайчан башлана?» дип сораса, балачактан дияр идем. Чөнки шуны дәлилләүче берничә очракны беләм. ... Бу хәл моннан унбиш ел элек булды. Без торган күпкатлы йорт шәһәрнең читендә урнашкан. Ерак түгел үз йортлары белән торучы халык мал асрый. Көзнең матур, «әбиләр чуагы» көннәре иде. Тәрәзәнең форточкасы ачык булганлыктан,...
    505
    0
    0
  • 15 ноябрь 2015 - 07:25
    ЧУРТАН БАЛЫК КОТЛЕТЫ
    Кирәк булачак: 1 кг чуртан филесы, 200 г башлы суган, 150 г атланмай, 2 йомырка, кыздыру өчен 100 г үсемлек мае яисә сары май, кирәгенчә тоз, борыч. Әзерләү: Чуртанны чистартып, итен умырткасыннан аералар. Аны иттарткычтан ике кат, беренчесендә - суган белән, икенчесендә шуңа атланмай кушып чыгаралар да, тоз, борыч сибеп,...
    785
    0
    0
Реклама