Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Атны чыбыркылап түгел, шикәр ашатып өйрәтергә кирәк»

Атлар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр безнең районда әллә ни күп түгел, саный китсәң - кул бармаклары да җитәдер. Аларның берсе - Иске Шөгер авылында яшәүче Әмир абый Сәйфетдинов. Үзе әйтмешли, ул туганнан бирле атта. Яңа Шөгердә туып-үскән егет гаиләсе атсыз тормышны күз алдына да китерә алмый: кечкенәдән алар янында. Бахбайларны җигәргә...

Атлар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр безнең районда әллә ни күп түгел, саный китсәң - кул бармаклары да җитәдер. Аларның берсе - Иске Шөгер авылында яшәүче Әмир абый Сәйфетдинов.


Үзе әйтмешли, ул туганнан бирле атта. Яңа Шөгердә туып-үскән егет гаиләсе атсыз тормышны күз алдына да китерә алмый: кечкенәдән алар янында. Бахбайларны җигәргә өйрәткәнен, өстенә атланып җилдәй очып киң кыр-басуларны ураганын ул хәзер дә хәтерли.
- Аттан башка тора алмау безне авылга алып кайтты да инде, - ди хатыны Гүзәл ханым.
Баксаң, алар гаилә коргач Җәлил поселогында яшәп алганнар икән. Анда өч еллап яшәгәннән соң, Шөгер Сабан туена кайткач, ул вакыттагы колхоз рәисе Атлас абый Гыймаев белән сөйләшеп торалар. Ул гаилә башлыгына: "Әмир көтү көтәргә кеше кирәк, колхозчылар өчен төзелүче йортлар да тиздән өлгерә, берсе сезгә булыр иде", дип аны эшкә чакыра. Шул сүз җитә кала, икенче көнне үк атка атланып колхоз көтүен көтә башлый. Берничә айдан кызы белән хатыны да кайтып урнашалар. "Әти машина алганчы безнең гел ат бар иде. Балалар бакчасына да, әбиләргә дә ат арбасына утырып йөри идек", - ди кызлары Динара белән Диана.
Ә менә атларны күпләп үрчетү уе аңа өч ел элек килә.
- Табыш алу теләге белән түгел, мавыгу буларак башланган эш ул. Иң элек берне генә сатып алдым. Аннан, беркадәр вакыт узгач, банктан кредит алып, аларның санын ишәйттем. Тирә-як районнардан, Самара, Нурлат, Казаннан алып кайттым. Быел 16 тай туды. Шулар белән бергә, өч ел эчендә 46 башка җиттеләр, шуның 25 е колын бирә торган атлар, - ди Әмир абый.
Җирле, гади атлар янында икесе токымлы. Русский рысистый токымыннан булганын Самара өлкәсеннән алып кайткан булган. "Засада"га биш яшь. Русский тяжеловоз токымлы "Геракл" кушаматлы айгыр Марий Эл якларында туган, шуннан алып кайткан. Аңа өч яшь кенә әле. Ул кыска аяклы, эре сөякле, мускуллы, авыр йөк ташырга яраклы ат. Икесенең дә Россиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелгән нәсел таныклыгы бар. Анда алар турында бөтен мәгълүмат - яше, төсе, туган урыны, әти-әнисе, бабасы-әбисе, нинди авырлыкта булулары язылган.
- Русский тяжеловоз белән гади атлар кушылып, эрерәкләр туар, дип көтәм. Киләсе елда тагын егермегә артырлар, дип уйлыйм, - ди хуҗалары.
Мәкаләнең тулырак вариантын "Заман сулышы" газетының 83 нче номер саныннан укый аласыз.
Ләйсән Шәрәфетдинова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атлар ат асрау