Заман сулышы

26 февраль 2016 яңалыклары

  • 26 февраль 2016 - 14:18
    Ленино авылы янындагы күпер рәткә китерелгән
    Кичә, 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында - Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күпернең ябылуы турында хәбәр иткән идек. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган иде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге күпер төзекләндерелгән. Шушма елгасы аша күпердән хәрәкәт яңадан рөхсәт ителде, дип...
    413
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 13:00
    Дүрт яшьлек малай 76 яшьлек әбине бәрдереп үтергән
    Бу уникаль вакыйга Калининград өлкәсендә теркәлгән. Бабасы оныгын машинада калдырып, үз эшләре буенча автомобильдән чыккан, ә ачкычны үзе белән алырга оныткан. Нәтиҗәдә, дүрт яшьлек малай уйнап утырган җиреннән ялгыш кына машинаны кабызган һәм ул кузгалып киткән. Автомобиль 76 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Ул алган җәрәхәтләреннән вафат булган. Хәзерге вакытта әлеге гадәттән...
    293
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 12:24
    Лениногорск кешесен үтерүче табылган
    Узган елның декабрь аенда Кама елгасында мәете табылган 46 яшьлек Лениногорск кешесен үтерүченең кем икәнлеге ачыкланган. Әлеге ир-ат акча эшләү максаты белән Яр Чаллы шәһәренә киткән булган. Үткән елның ноябреннән туганнары белән элемтәгә керми башлый. Шуннан аны эзләргә керешәләр. Декабрьдә мәетен Кама елгасыннан табып алалар. Хокук саклаучылар хәбәр итүенчә, ул...
    371
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 11:57
    «Татар Радиосы»нда бәби-бум!
    2015 елда "Татар Радиосы"ның танылган ди-джейлары, хезмәткәрләре берәм-берәм кияүгә чыкты, өйләнештеләр. Беренче булып олы тормыш юлына Алисә Замалиева, аннары радионың музыкаль мөхәррире Айгөл Батырханова, ди-джей Раушания Гыйбадуллина аяк басты. Туйлар сериясен йомгаклап, ди-джей, тапшырулар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов гаилә корып җибәрде. Ә 2016 елга чыгуга, "Татар Радиосы" кызлары бер-бер артлы бәби...
    426
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 10:39
    Куркыныч табылдык. Егетне кем тураклаган
    Шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе чүп түгә торган савытта ир кешенең җенес әгъзасын һәм ботларын күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Соңрак янәшәдәге чүп савытында ирнең башын да табып алалар. Полиция хезмәткәрләре Чиләбедәге кеше тураклаучының үзенә тиз төшәләр. Ул егетнең әбисе булып чыга. Әбинең фатирыннан егетнең башка әгъзаларын һәм эш коралын -...
    462
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 10:33
    Урамга чыккач, 20 минуттан гомере өзелгән
    36 яшьлек ир-ат урамга һава суларга чыккан булган. 20 минуттан Чаллыда яшәүчене үлгән килеш үз подъездында табалар. Аны узгынчылар күреп ала һәм ашыгыч медицина ярдәмен чакырталар. Ир-атның кул чуклары сынганлыгы һәм башының имгәнүе ачыклана. Хәзер полиция хезмәткәрләре бу сәер үлемне тикшерә. http://almet-rt.ru
    370
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 10:07
    Керкәле авылында «Туган якка солдат сәламе» кичәсе үткән (фотолар)
    Быелгысы бик яхшы узып, авыл халкы өчен менә дигән ял кичәсе булды, дияр идем. Өч сәгатькә якын дәвам иткән кичәдә бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче дүрт солдат егетебезнең хаты укылды. Һәрберсе өчен музыкаль бүләк тапшырылды. Авылыбыз артистлары: Айдар Хәйретдинов, Наилә Тәхаува, Виктория Юнысова, Адилә Әхмәтова, Альбина Нургалиева матур җырларын...
    430
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 06:35
    Лениногорскилы кечкенә Камиләбез икенче урын алды
    Яр Чаллыда якташыбыз Ринат Илаев истәлегенә багышланган "Моң чишмәсе" региональ фестивалендә безнекеләр дә катнашты. Анда 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Камилә Нуруллина Барый Рәхмәтнең "Чүлмәк башлы кәҗә"сен сәнгатьле укып икенче урынга лаек булды, аны татар теле тәрбиячесе Минзилә Могыйнова әзерләгән. Шул ук балалар бакчасына йөрүче Фидалия Ягудина катнашучы дипломына ия...
    397
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 05:50
    Казанга барырга җыенган булсагыз, башка юл сайлагыз: Ленино күпере ябык
    Кичә 25 февраль көнне Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күпер ябылган. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, күпердә ярыклар барлыкка килгән. Республиканың юл транспорты мәгълүматы буенча: "25 февраль көнне 15.30 сәгать федераль трассының 173 километрында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды, сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау. Шуңа күпердән йөрү туктатылды. Вакытлыча...
    385
    0
    0
  • 26 февраль 2016 - 05:13
    Мөэмин-Каратайда бәйрәм уңаеннан ир-егетләр ярышкан (фотолар)
    Бездә бәйрәм көнне мәдәният йортында ике төркем: армиядән кайткан егетләр һәм илне сакларга әзерләнүче яшүсмерләр көч сынашты, дип хәбәр итте Таһир Шәмсуаров. Алар көчләрен сынаган, хат язган, туган якны сагыну җырларын башкарган. Аз гына өстенлек белән армиядән кайткан егетләр җиңеп чыккан.
    343
    0
    0
Реклама