Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанга барырга җыенган булсагыз, башка юл сайлагыз: Ленино күпере ябык

Кичә 25 февраль көнне Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күпер ябылган. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, күпердә ярыклар барлыкка килгән. Республиканың юл транспорты мәгълүматы буенча: "25 февраль көнне 15.30 сәгать федераль трассының 173 километрында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды, сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау. Шуңа күпердән йөрү туктатылды. Вакытлыча...

Кичә 25 февраль көнне Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күпер ябылган.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, күпердә ярыклар барлыкка килгән. Республиканың юл транспорты мәгълүматы буенча: "25 февраль көнне 15.30 сәгать федераль трассының 173 километрында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды, сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау. Шуңа күпердән йөрү туктатылды. Вакытлыча урау юл аша - Яңа Чишмә аша йөрергә туры киләчәк. Урау юлның озынлыгы 39 километр тәшкил итә".

Шуңа да, лениногорскилылар, белеп торыгыз, Казан ягына баруның башка юлын сайлагыз.

http://bavly-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев