Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татар Радиосы»нда бәби-бум!

2015 елда "Татар Радиосы"ның танылган ди-джейлары, хезмәткәрләре берәм-берәм кияүгә чыкты, өйләнештеләр. Беренче булып олы тормыш юлына Алисә Замалиева, аннары радионың музыкаль мөхәррире Айгөл Батырханова, ди-джей Раушания Гыйбадуллина аяк басты. Туйлар сериясен йомгаклап, ди-джей, тапшырулар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов гаилә корып җибәрде. Ә 2016 елга чыгуга, "Татар Радиосы" кызлары бер-бер артлы бәби...

2015 елда "Татар Радиосы"ның танылган ди-джейлары, хезмәткәрләре берәм-берәм кияүгә чыкты, өйләнештеләр.

Беренче булып олы тормыш юлына Алисә Замалиева, аннары радионың музыкаль мөхәррире Айгөл Батырханова, ди-джей Раушания Гыйбадуллина аяк басты. Туйлар сериясен йомгаклап, ди-джей, тапшырулар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов гаилә корып җибәрде. Ә 2016 елга чыгуга, "Татар Радиосы" кызлары бер-бер артлы бәби алып кайта башлады.
Быел январь аенда Раушания Гыйбадуллина беренче тапкыр әни булды. Кызларына Мәликә дип исем кушканнар. Радиода "Яңалыклар" программасын алып баручысы Резеда Шакирова февраль аеннан декретка китте. Нарасыен алар апрельдә көтә. Шулай ук бу көннәрдә өченче мәртәбә әни булырга әзерләнүче ди-джей Айсылу Лерон да декрет ялына чыкты. Аның да бала табу вакыты апрель аена туры килә. Язның икенче аенда Айгөл Батырханова шулай ук декретка китәргә тора. Ләк-ләкне июнь аенда көтәләр. Куанычлы мондый хәлләр коллективны елмаерга мәҗбүр итсә дә, бераз аптырашта да калдыра. Әллә баш мөхәррир дилбегәсен яшь егет Айваз Садыров үз кулларына алу берәр йогынты ясадымы икән... Билгесез.
"Татар Радиосы"нда массакүләм бәби-бум! Хезмәткәрләрнең карашы хәзер Алисәгә төбәлгән. Әмма Замалиева әлегә сер бирми.
Чыганак: Акчарлак.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев