Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кешесен үтерүче табылган

Узган елның декабрь аенда Кама елгасында мәете табылган 46 яшьлек Лениногорск кешесен үтерүченең кем икәнлеге ачыкланган. Әлеге ир-ат акча эшләү максаты белән Яр Чаллы шәһәренә киткән булган. Үткән елның ноябреннән туганнары белән элемтәгә керми башлый. Шуннан аны эзләргә керешәләр. Декабрьдә мәетен Кама елгасыннан табып алалар. Хокук саклаучылар хәбәр итүенчә, ул...

Узган елның декабрь аенда Кама елгасында мәете табылган 46 яшьлек Лениногорск кешесен үтерүченең кем икәнлеге ачыкланган.
Әлеге ир-ат акча эшләү максаты белән Яр Чаллы шәһәренә киткән булган. Үткән елның ноябреннән туганнары белән элемтәгә керми башлый. Шуннан аны эзләргә керешәләр. Декабрьдә мәетен Кама елгасыннан табып алалар.
Хокук саклаучылар хәбәр итүенчә, ул 53 яшьлек элек тә хөкем ителгән Алабуга кешесе белән танышып, аңа кунакка китә. Бергә эчеп алганнан соң алар арасында бәхәс чыга һәм фатир хуҗасы кунагына берничә тапкыр пычак белән чәнчә. Үлгәнен белгәннән соң кыз туганына әйтә һәм алар аның белән мәетне елгага ташлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев