Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле авылында «Туган якка солдат сәламе» кичәсе үткән (фотолар)

Быелгысы бик яхшы узып, авыл халкы өчен менә дигән ял кичәсе булды, дияр идем. Өч сәгатькә якын дәвам иткән кичәдә бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче дүрт солдат егетебезнең хаты укылды. Һәрберсе өчен музыкаль бүләк тапшырылды. Авылыбыз артистлары: Айдар Хәйретдинов, Наилә Тәхаува, Виктория Юнысова, Адилә Әхмәтова, Альбина Нургалиева матур җырларын...

Быелгысы бик яхшы узып, авыл халкы өчен менә дигән ял кичәсе булды, дияр идем.

Өч сәгатькә якын дәвам иткән кичәдә бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче дүрт солдат егетебезнең хаты укылды. Һәрберсе өчен музыкаль бүләк тапшырылды. Авылыбыз артистлары: Айдар Хәйретдинов, Наилә Тәхаува, Виктория Юнысова, Адилә Әхмәтова, Альбина Нургалиева матур җырларын бүләк итте. Шулай ук мәктәп укучылары да бәйрәмгә ныклап әзерләнгән, талантлы булуларын күрсәттеләр. Сигез кыз патриотик характердагы «Солдат» биюе башкарды.
Укытучылар коллективы исә театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Алар - бәйрәм-кичәләрнең нигезен тәшкил итүче. Бу юлы скетчны «Мунча ташы»на охшатып әзерләгәннәр иде. Ул шулхәтле кызык килеп чыкты, ә башкарулары ни тора. Халыкның күңелен яулый белделәр. Тамашачы да, зал тутырып, килгән бит. Белүебезчә, хәзер танылган артистларга да халыкны җыеп булмый, ә безнең көлдерә дә, елата да торган мәктәп коллективының «Мунча ташы»н халык көтеп алып, бар игътибарын туплап карады, күңел ачты, ял итте.
Нәкыя Җәмилова,
мәдәният йорты хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев