Заман сулышы

Куркыныч табылдык. Егетне кем тураклаган

Шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе чүп түгә торган савытта ир кешенең җенес әгъзасын һәм ботларын күреп ала һәм полициягә хәбәр итә. Соңрак янәшәдәге чүп савытында ирнең башын да табып алалар. Полиция хезмәткәрләре Чиләбедәге кеше тураклаучының үзенә тиз төшәләр. Ул егетнең әбисе булып чыга. Әбинең фатирыннан егетнең башка әгъзаларын һәм эш коралын -...

Шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе чүп түгә торган савытта ир кешенең җенес әгъзасын һәм ботларын күреп ала һәм полициягә хәбәр итә.
Соңрак янәшәдәге чүп савытында ирнең башын да табып алалар. Полиция хезмәткәрләре Чиләбедәге кеше тураклаучының үзенә тиз төшәләр. Ул егетнең әбисе булып чыга. Әбинең фатирыннан егетнең башка әгъзаларын һәм эш коралын - балтаны да табып алалар.
Әби 28 яшьлек оныгын күмәр өчен акчасы булмаганлыктан, аның асылынган гәүдәсен төшерә дә тураклап ыргытырга карар итә. Аның әйтүенә караганда, оныгы аның тәрбиясендә яшәгән, беркайда да эшләмәгән, эчә торган булган, эчкән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка да тартылган.
Хәзерге вакытта егетнең үлү сәбәпләре ачыклана. Аның асылынып үлгәнлеге расланса, әбигә карата ачылган җинаять эшен туктатачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: