Заман сулышы

13 апрель 2016 яңалыклары

  • 13 апрель 2016 - 13:47
    Лениногорск укучысы бөтенроссия конкурсында икенче урын алган
    «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде, анда лениногорскилы да бар. «Яшь шагыйрь» номинациясендә 11нче гимназия укучысы Гәрәев Нияз 2 урын алган. Ә Илзирә Алишева лауреат исеменә лаек булган. Котлыйбыз! Шушы көннәрдә җиңүчеләрне Казанда бүләкләделәр.
    417
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:45
    Татарстанда Карлсон бар. Тотканнар...
    Коми Республикасының Сосногорск шәһәреннән килгән 30 яшьлек егет Чаллыда дүрт тапкыр фатир баскан һәм ике тапкыр кеше талаган. Баксаң, аның даими тору урыны булмаган. Ул бер йортның түбәсендә яшәгән. Кырын юл белән тапкан акчаларын азартлы уеннарга һәм спиртлы эчемлекләргә тоткан. Март аенда балкон тәрәзәсен ватып кереп, бер фатирдан 2,5 мең...
    407
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:23
    Лениногорскида бераз яңгырлар көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматы буенча, иртәгә республикада бераз яңгырлар явып узачак. 14 апрель көнне аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә 3 градуска кадәр җылы булачак, ә көндез 19 градуска кадәр җылыта. http://tat.tatar-inform.ru/
    412
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:21
    Фирдүс Тямаевка Казанда зал арендалау миллионга төшә
    - Биш көн концерт кую өчен Казанның УНИКСына гына миллионга якын акча кирәк, - ди артист. - Шунысы да бар, аренда өчен акчаны концертлар алдыннан ук бирергә кирәк. Ләкин минем бервакытта да "минус"ка эшләгәнем юк. Концертларым һәрвакыт үз-үзен аклый. Район җирләрендә 100-200 кеше генә килсә дә, төркемдәгеләр белән аңлашабыз. Аллага...
    429
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:08
    Лениногорскилы соравына җавап
    -Кесә телефонын гарантия мастерскоена тапшырганнан соң аны 45 көн ремонтладылар. Алырга баргач тикшереп карасак, эшләми. Алар миңа: "Ремонтны дәвам итәбез", диделәр. Әмма аңардан баш тартып, акчасын кире кайтарасы килә. Моны ничек эшләргә була? Ильяс Сәмигуллин -Әгәр дә бер еллык гарантия срогы чыкмаган, ә товар ремонтта 45 көннән артык тора икән,...
    875
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:01
    Россиянең хәрби вертолеты һәлакәткә очраган
    Россиянең хәрби вертолеты "Төнге аучы" Ми-28Н Сүриянең Хомс шәһәре өстендә һәлакәткә очрый. Экипаждагы ике кеше дә һәлак булган. Вертолет бәреп төшерелмәгән, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә Риа Новости. http://shahrikazan.com/
    383
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 12:53
    Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада, җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, Онкология авыруларына каршы көрәш елы үткәрү турында карар чыгарган. Шул хакта 2016 елның 12 апрелендә имзаланган 339 нчы Указ ТР Президентының рәсми порталында урнаштырылган. Документ нигезендә, Татарстан Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда...
    584
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 12:21
    Лениногорск балалар бакчасы бүләкләнүчеләр арасында
    7-8 апрель коннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә мәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләре арасында балалар юл-транспорт травматизмы профилактикалау буенча "Яшел ут" исемле республика бәйгесенең финалы булып узган. Әлеге бәйгедә 52 балалар бакчасы һәм 52 тәрбияче катнашкан. Шулар арасыннан 10 гына җиңүче дип танылган. Җиңүчеләр унлыгына шәһәребезнең 14 номерлы "Родничок" балалар бакчасы да кергән.
    404
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 11:12
    Казан аэропортыннан халыкны эвакуацияләделәр: бомба табылмаган
    "Казан" халыкара аэропортына шартлаткыч куелу турындагы хәбәр "112" хезмәте аша 11:12 сәгатьтә алына. Тиз арада халыкны - барлыгы 75 кешене эвакуациялиләр. 13:30 сәгатькә бомба табылмау турында хәбәр ителә, эвакуация туктатыла. http://intertat.ru/tt
    388
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 10:55
    Җырчы Алсу өченче баласын көтә?
    18 март көнне җырчы Алсу һәм аның ире Ян Абрамов Гөлле туйларын билгеләп үткән. Җанатарлары яраткан артисткасының өченче бала белән авырлы булуын да фаразлый. Күптән түгел үткән мәдәни чарада Алсуның кич буе эчен сыйпаштырганы, кулларын эче өстенә салганы күзгә ташланган. Өстендәге күлмәгенең дә киң булуы һәм түгәрәкләнгән формаларын каплабрак торуы...
    438
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 10:10
    Чикләвекле рогаликлар рецепты
    Камыр: 3 стакан он, 1 стакан каймак, 150 г атланмай. Эчлек: 2 стакан әстерхан чикләвеге, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы бал, 1 бал калагы дарчин. Йомшара башлаган атланмайны агарганчы кашык белән болгатырга. Каймак салып, 2 минут тирәсе болгатканнан соң, 1,5 стакан он кушарга һәм камыр басарга. Камырны кунага...
    426
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 10:03
    5 яшьлек улын күмгән ана кайгыга түзә алмаган
    Балалар бакчасында уйнап йөргән җиреннән аңын югалтып егылган 5 яшьлек малайны клиник үлем хәлендә реанимациягә салалар. Тик табиблар аны коткарып кала алмый. Баланы җирләгәннән соң төнлә аның 24 яшьлек әнисе дә үлә. Аның йөрәге олы кайгыны күтәрә алмый. Шулай итеп өч айлык күкрәк баласы әтисе тәрбиясендә кала. Бу хәл Ставрополь...
    421
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 09:30
    Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 13 апрельдә, көндезге һава температурасы көньяк районнарда 17 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез явым-төшем көтелми, көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Уртача һава температурасы 9-14 градус чамасы булачак. Синоптиклар алдагы көннәргә һава температурасының сизелерлек күтәрелүен фаразлый....
    440
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 08:53
    Теләчедә юкка чыккан егетнең аты күлдә табылган
    Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды. Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән юкка чыга. Соңгы тапкыр аны Казан - Шәмәрдән трассасында - Теләченең чаңгы базасы янында күргәннәр. Егет эшенә...
    411
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 07:58
    Алты яшьлек баланы машина бәрдергән
    Бу хәл Кукмарада була. 12 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, поселокның Гафиятуллин урамындагы "Кояшкай" балалар бакчасы янында юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән 36 яшьлек шофер, юлга кинәт йөгереп чыккан баланы бәрдерә. Алты яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре белән...
    435
    0
    0
Реклама