Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада, җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, Онкология авыруларына каршы көрәш елы үткәрү турында карар чыгарган. Шул хакта 2016 елның 12 апрелендә имзаланган 339 нчы Указ ТР Президентының рәсми порталында урнаштырылган. Документ нигезендә, Татарстан Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада, җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, Онкология авыруларына каршы көрәш елы үткәрү турында карар чыгарган.

Шул хакта 2016 елның 12 апрелендә имзаланган 339 нчы Указ ТР Президентының рәсми порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, Татарстан Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елын үткәрү буенча оештыру комитеты оештырып, аның составын раслау йөкләнелгән. Республика Хөкүмәтенә шулай ук төп чаралар планын эшләп, аларны расларга кирәк.

Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына муниципаль берәмлекләр территорияләрендә игълан ителгән ел кысаларында чаралар үткәрү эшләрен оештырырга тәкъдим ителә.

Татарстан дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмаларгы елга әзерлек һәм аны үткәрүдә актив катнашу тәкъдим ителгән. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ММЧда әлеге чараларны яктыртуны тәэмин итәргә тиеш.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев