Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Алты яшьлек баланы машина бәрдергән

Бу хәл Кукмарада була. 12 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, поселокның Гафиятуллин урамындагы "Кояшкай" балалар бакчасы янында юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән 36 яшьлек шофер, юлга кинәт йөгереп чыккан баланы бәрдерә. Алты яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре белән...

Бу хәл Кукмарада була. 12 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, поселокның Гафиятуллин урамындагы "Кояшкай" балалар бакчасы янында юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән 36 яшьлек шофер, юлга кинәт йөгереп чыккан баланы бәрдерә. Алты яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Баланың әнисе белән бергә бакчадан өйгә кайтышы була.

Быелның өч аенда Татарстан юлларында балалар катнашында килеп чыккан 106 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда ике сабыйның гомере өзелгән, 115е зыян күргән. Җәрәхәтләр алган балаларның 44е - пассажирлар, ә 22се җәяүлеләр.

Җәяүлеләр дә, транспорт руле артына утыручылар да юлларда сак булсыннар иде. Шоферлардан балалар учреждениеләре, мәктәпләр яныннан узганда аеруча игътибарлылык һәм тиешле тизлекне саклау сорала.

http://www.kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев